Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда «Җәлил укулары» бәйгесенең район этабы узган

«Җәлил укулары» — Халыкара әдәби бәйге, быел ул бишенче тапкыр үткәрелә.

«Җәлил укулары» бәйгесенең район этабында 150 гә якын кеше — балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр (иң яшь бәйгече Анна Москвичевага нибары 3 яшь), мәктәп укучылары, шулай ук педагоглар катнашкан. Бу хакта социаль челтәрләрдә Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлекчәсе хәбәр итә. 
Иң күп заявкалар «Җәлил рус телендә» һәм «Җәлил татар телендә» номинацияләрендә бирелгән. Шулай ук баулылар «Җәлил дөнья халыклары телендә», «Фронтовик язучылар», «Фронтовик язучыларның әсәрләрен коллектив белән башкару» номинацияләрендә катнашканнар. Алар бәйгегә үзләренең чыгышларын видеога төшереп җибәргәннәр.
Эшләрне Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирле бүлекчәсе рәисе Фәридә Зыярова, Баулы балалар китапханәсе мөдире Ландыш Субаева һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты "Нур" балалар театры режиссеры Йолдыз Шакирова  составындагы жюри бәяләгән. 
Район этабында җиңүчеләр бәйгенең республика этабында катнашачак.
Узган елларда баулылар бәйгенең халыкара этабында берничә тапкыр бүләкле урыннарга лаек булган иде. 
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлекчәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #Баулытатарлары