Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда 15нче мәчет үз ишекләрен ачты

Чуаш авылы Васькино-Туйралыда яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Бу Баулы районында 15нче мәчет. Яңа мәчетнең тантаналы ачылышында Татарстан мөфтие урынбасары Илфар Хәсәнов та катнашты. Әлеге матур чара Баулы шәһәренең 25 еллык юбилее, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга да багышланды.

Мәчет төзелеше 2018 елда башланган. Авыл халкы мәчеткә беренче нигез ташын салуны да яхшы хәтерли. Тантаналы ачылышка кадәр без яңа «Шәрип» мәчете имамы Рафаэль Хәсәншин белән аралашырга да өлгердек.

– Аллаһ ризалыгы өчен тотынган эш бу. Мәчет салу күптәнге хыялым иде, – ди  “Шәрип” мәчетенең имам хатыйбы Рафаэль Хәсәншин. – Бик тиз, җиңеллек белән төзелде дисәм дә була. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, гел ярдәм итүчеләр табылып торды.

Мәчет ачылуга якындагы авыллардан да кунаклар килде. Аларның һәрберсе шатлык белән уртаклашты. Мәсәлән, Әминә Шәйхетдинова Татар Кандызы авылыннан килгән. Мәчетне ачу һәркем өчен шатлык, дип саный ул.

– Рафаэль минем туганым. Без бик горурланабыз аның белән, – дип сөйләде Әминә Шәйхетдинова. – Зур тырышлык куйды. Без сөенеп, шатланып килдек бүген. Алга таба матур эшләре дәвамлы булсын.

– Без бик шат. Инде дөньялар тыныч, имин булып намазларга халык җыелсын, – дип хис-теләкләре белән уртаклашты баулылы Нәфисә Хәбипова. – Мәчет якты. Ерактан ук авылга нур биреп тора.

– Без Васькино-Туйралы авылына Оренбург өлкәсеннән 1996 елда күчеп килгән идек, – дип сөйләде Розалия Вәлитова. – Биредә төп халык – чуашлар. Мәчет кирәк дип гел күңелемнән уйлап йөри идем. Аллаһка шөкер, мәчетле булдык. Хәзер намаз укырга, дин дәресләре алыр өчен бер урыныбыз булды. Әле укулар оештырып җибәрделәр, теләп киләбез. Сөенеп туя алмыйбыз.

Васькино-Туйралы – чиста чуаш авылы. Әмма авылда чуашлар да, руслар да, татарлар да дус – тату яши, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Вера Логинова.

– Милләтем белән мин чуаш. Безнең авылда руслар да, татарлар да, чуашлар да бик тату, бердәм булып гомер итә, – ди Вера Логинова. – Мәчет ачылуына бик сөендек. Әле чиркәү юк. Аның каравы, авылга мәчет ямь бирә. Көндезге унике җиткәч, күңел белән азан әйтүне көтәбез. Димәк, көн уртасы. Бүген мәчет ачылышына мин апамны һәм дусларымны да алып килдем. Татар милләтеннән булган авылдашларыбызның шатлыгын уртаклашабыз.

Тантаналы ачылыш мәчет ишегалдында булды. Ачылыш барышында Илфар хәзрәт Хәсәнов Коръән аятьләрен, дөньяви вәгазьләр дә укыды. Халыкны шулай ук район башлыгы Ильяс Гозәеров һәм районның имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов тәбрикләде. Мәчет төзүгә зур ярдәм күрсәткән авылдашларны рәхмәт хатлары белән бүләкләп үттеләр.

– Районның авыл җирлекләрендәге һәр мәчеттә зур эшләр алып барыла, – дип сөйләде Әнвәр Хәмитов. – Тик матур итеп мәчетләр төзеп кую гына җитми. Анда халык йөрергә тиеш. Мәчетләребез буш тормасын. Сезнең дә бурычыгыз – мәчеткә халыкны җәлеп итү. Әлбәттә, мәчеткә йөрүче абыстайларыбызга зур рәхмәт. Дини дәресләр, төрле чаралар үткәрелеп торсын.

Тантананың рәсми өлеше тәмамланганнан соң, барлык кунаклар да мәчеткә керделәр, анда беренче күмәк намаз укыдылар.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев