Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы үзәк китапханәсе Кәшифә Әхмәдиева иҗатына багышланган кичә үткәрде

Баулы шагыйрәсе Кәшифә Галимҗан кызы Әхмәдиева – безнең якны данлаган шәхесләрнең берсе. Аның шигыренә иҗат ителгән “Баулы таулары” җыры төбәгебезнең музыкаль визит карточкасына әверелде. Үзәк китапханәнең “Илһам” иҗади берләшмәсе шагыйрәнең иҗатына багышланган кичә уздырды.

Чара шагыйрәнең кыскача биографиясе белән таныштырудан башланып китте. Кәшифә Галимҗан кызы Әхмәдиева 1949 елның 23 гыйнварында Баулы эшчеләр бистәсендә туа. Беренче Баулы урта мәктәбендә белем алганнан соң, районның кулланучылар җәмгыятендә хисапчы булып эшли. Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлап, Баулыда эшчеләрне азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә башта сатучы, аннан икътисадчы, кибет мөдире вазифаларын башкара. Соңрак Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Кәшифә Әхмәдиеваның шигырьләре әледән-әле район газетасы битләрендә басылып килә. 2011 елда “Ышандыр сөю сүзенә” дип исемләнгән тәүге китабы басылып чыга. Анда шагыйрә иҗат иткән әсәрләрнең бер өлеше тупланган. Күңел түреннән чыккан иҗат җимешләренең дөнья күрүе – авторның үзе өчен генә түгел, шигърият сөюче якташларына да зур бүләк, сөенечле вакыйга була.

Кәшифә Әхмәдиева җырлы-моңлы гаиләдә туып-үскән. Әтисе Галимҗан ага өздереп гармунда уйнаган, әнисе Мәгния апа таң калдырылдык итеп җырлаган. Мөгаен шуңа да, авторның язган шигырьләре нечкә хисләргә, тирән тойгыларга бай.

Кичәдә авторның “Әти, син гармун сыза идең”, “Җир җиләге җыям тау битендә” шигырьләре укылды, “Баулы таулары”, “Яратам сине, Баулы” җырлары яңгырады.  Шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова да чыгыш ясады. Аннары сүз шагыйрәнең үзенә бирелде. Ул студент чакларында һәм журналист буларак хезмәт куйган елларында алган тәҗрибә белән уртаклашты.  

– Казан дәүләт университетының журналистика факультетында уку дәвере, билгеле, укытучылар һәм галимнәрдә белем алу – шигырь язуда миңа көч һәм дәрт өстәде, – дип сөйләде Кәшифә ханым. – Мәсәлән, Флера Сафиуллина, Хатыйп Миңнегулов кебек шәхесләрне әйтеп үтәр идем. Алар – бик көчле укытучылар, дәресләрне безгә тиешле дәрәҗәдә, күңелгә үтеп керерлек итеп бирә белделәр. Үзебезне борчыган сорауларга, алардан без һәрчак тулы җавап ала идек. Рәхмәт аларга. Ә инде журналистикага килгәндә, төрле һөнәр ияләре белән әңгәмә кору өчен, аларның эшен алдан ук аңларга, тоемлый белергә кирәк. Тел байлыгы да журналист өчен иң әһәмиятле сыйфатларның берсе булып тора.

Кәшифә Әхмәдиева чарага килгән кунакларны үзенең икенче китабында дөнья күрәчәк, соңгы елларда иҗат ителгән кайбер шигырьләре һәм Казахстан якларына, аның изге урыннарына, тарихына багышланган, 13 бүлектән торган поэмасынннан өзекләр белән таныштырды. Шулай ук шагыйрә якташыбыз, Татарстанның халык артисты, күренекле композитор Ганс Сәйфуллин истәлегенә язылган шигырь юлларын да укып үтте.

– Үзеңнең уй-хисләреңне, кичерешләреңне күзаллап язганда гына, кеше күңеленә үтеп керердәй шигырь туа, – ди Кәшифә ханым. – Минем иҗат юлым мәктәпне тәмамлагач башланып китте. Кызганыч, ул елларда язылган шигырьләр сакланмады. Әзрәк тормыш иткәч, иҗат белән шөгыльләнүем көчәебрәк китте. Матбугатта иҗат җимешләрем беренче тапкыр техникумда укыган чорда бастырылды. Шигырьләремне һәрчак “Хезмәткә дан” газетасына бирә идем. 2011 елда дөнья күргән “Ышандыр сөю сүзенә” җыентыгын тулысынча үз көчләрем белән бастырып чыгаруга ирештем.

Кәшифә ханым туй мәҗлесләре яки юбилейларга да, кеше үтенече белән дә, матур шигырьләр иҗат итә.

Кичәдә катнашкан һәм шагыйрәнең иҗатын яраткан Фикыя Садыйкова үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

– Чара бик ошады, чөнки бүгенге кичәнең төп сәбәпчесе – шагыйрә Кәшифә Галимҗан кызы иде, – дип сөйләде Фикыя ханым. – Ул күңеленнән чыккан уй-хисләрен тамашачыга шул кадәр матур итеп җиткерде. Дөрес итеп, чиста итеп язылган шигырьләрен тыңлап утыру миңа бер олы сөенеч булды. Кәшифә ханым белән без күптән, “Ялкын” иҗади берләшмәсендә үк таныштык. Ул шул чакта ук безне үзенең шигырьләре белән сөендерә иде. Кәшифә ханым – иҗади кеше. Бик зур рәхмәт аңа. Мин бүгенге кичәдән бик канәгать.

Кәшифә Әхмәдиеваның иҗатын сөючеләр чара ахырында шагыйрәгә шигырьләр укыдылар һәм рәхмәтләрен белдереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев