Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ЗАГСында – бриллиант туй

Баулы ЗАГСында 60 елдан артык бергә гомер итүче Мөхәммәтшиннар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Миңнетәнзилә һәм Марсель Мөхәммәтшиннар бриллиант туйларын балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре һәм район җитәкчелеге белән билгеләп үттеләр. Алар – Баулы районында иң беренчеләрдән булып “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнгән гаиләләрнең берсе. Марсель Ханович белән Миңнетәнзилә Гайнетдиновна икесе дә Баулы төбәге үсеше өчен зур өлеш керткәннәр, нефть өлкәсендә хезмәт куйганнар. Марсель Ханович – Татарстанның атказанган нефтьчесе, Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, Баулы шәһәре мактаулы гражданины. Ул лаеклы ялда да җәмәгать эше белән актив шөгыльләнә, Баулы районы ветераннар советы президиумы әгъзасы булып тора. Марсель Ханович, шаяртып, мин Баулы районында иң өлкән шәхси эшмәкәр дә әле, диде. 

Тумышы белән Саба ягыннан булган Марсель Хановичның күпчелек гомере Баулы районында үткән, биредә ул гомерлек мәхәббәтен тапкан. Тормыш иптәше Миңнетәнзилә Гайнетдинова – Татарстанның атказанган икътисадчысы. 

60 ел элек чәчләрен чәчкә бәйләгән пар бүген дә, мәхәббәтләрен саклап, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Үзләре кебек хезмәт сөючән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары һәм оныкчыклары уңышларына сөенеп гомер итәләр. 

“Тату яшәүнең сере – үзара мәхәббәт, бер-береңә тугры булу, хөрмәт итү. Менә шул булса, тормышның авырлыгы да сизелми, сәламәтлек тә нык була”, – ди Марсель Ханович.

Баулы районы ЗАГС бүлеге начальнигы Сиринә  Мөрсәлимова Мөхәммәтшиннарны бриллиант туйлары белән тәбрик итте һәм аларны районның мактаулы гражданнарын теркәү журналына кул куярга чакырды.

Мөхәммәтшиннар иң беренче кавышкан көннәренә әйләнеп кайткандай булдылар. Алар өчен кабат Мендельсон маршы яңгырады, моннан алтмыш ел элек булгандагы кебек, кулга-кул тотынышып, никахларны теркәү залының түренә үттеләр, истәлек китабына имза куйдылар.

Матур парны балалары, туганнары, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм район ветераннар советы рәисе Альбина Хәлиуллина, аның урынбасары Марат Гобәйдуллин тәбрик итте. 

Юбилярлар хөрмәтенә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.

Чара күмәк фотога төшү белән төгәлләнде.

Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.

Фото автордан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев