Баулы юбиляры илгә тынычлык тели
Бүген Баулыда яшәүче Фәймә Минвәлиева 90 яшен билгеләп үтте. Аны район җитәкчеләре һәм якыннары тәбрик иттеләр. Юбиляр үзенең кызыклы да, гыйбрәтле дә тормыш юлы турында сөйләде.
Тумышы белән Татар Кандызы авылыннан булган Фәймә апа да үзенең яшьтәшләре кебек үк сугыш һәм сугыштан соңгы елларда авыр хезмәт арбасына җигелгән. Бүгенге көндә тынычлык һәм халыкларның үзара дус яшәүләрен тели.

– Бүгенге көнебез бик матур безнең. Оҗмахка тиң тормышта яшибез, – ди Фәймә Минвәлиева. – Берүк илләребез тыныч кына булсын. Яңадан сугышлар күрергә язмасын дип догалар кылам мин. Без бит бик авырлыклар күрдек. Ятимлекне үз башыбыздан кичтек. Без үзебез ятим, әбиебез белән. Аннары туганнарыбызның балаларын да безгә китерделәр. Кечерәкләрне без көтү көтеп үстердек.
Фәймә апаны юбилее белән котларга сеңлесе Флера апа Газизова да килгән иде.

– Миңа быел 86 яшь тулды, – ди Флера Газизова. – Мин җиде айдан ятим калып, Фәймә апалар карап үстергәннәр. Барысын да күрдек инде. Дус булдык, тату булдык. Бер өйдә унҗиде җан яшәдек. Фәймә апа дөрес сөйли. Аны тыңлаганда минем күңелләрем тулып утырдым.

Фәймә апаны котларга кызы Гөлсинә Чернышева да Новгородтан Баулыга кайткан. Әнисенә булган рәхмәт сүзләрен ул кунаклар алдында җиткерде.
– Безнең әни бик матур күңелле, тырыш һәм сабыр кеше. Үзе бер класс укымаса да, безне укытырга, белемле итәргә тырышты, – дип сөйләде ул. – Мин табиб-невролог һөнәрен сайладым. Туган җирдән еракта яшәсәк тә, әни татар телен оныттырмады безгә, еш кына Баулыга алып кайта иде.
Фәймә апа сөйләве буенча, туганнар белән бергә булу, аралашып яшәү – гомерне озайта.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев