Баулы юбиляры бәхетле картлык кичерә
Баулыда яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Рәсимә Гыйльмановага 90 яшь тулды. Район җитәкчелеге аны өенә барып тәбрик итте.
Рәсимә апа безне ишек бусагасыннан ук елмаеп, ачык йөз белән каршы алды. Бер дә 90 яшьлек дип әйтерлек түгел, сөбханалла. Ачык йөзле, тормыш сөючән юбилярыбыз ак яулыгын бәйләп куйган, хезмәт ветераны медален һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 60, 70, 75 еллыгы уңаеннан бирелгән медальләрне тагып куйган — кунаклар, ягъни район җитәкчелеге вәкилләрен көтә. Алар килгәнче, Рәсимә апаның истәлекләрен барлыйбыз.
Рәсимә Гыйльманова тумышы белән Кызылъяр авылыннан.
Башка яшьтәшләре кебек үк, ул да сугыш чоры авырлыкларын кичергән, кечкенәдән хезмәттә булган.
— Без үлән утаганнан алып, көзгә кадәр кырда эшләдек. Эшләмәгән эш калмады. Кышын фермада да эшләдем, — ди Рәсимә Габделхак кызы.
Сугыштан соң, курсларда белем алып, пешекче һөнәрен үзләштергән. Баулыда ашханәдә, "Алсу" балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Гомуми хезмәт стажы – 45 елдан артык.
Ашханәдә эшләгәндә, тормыш иптәше, нефтьче булып эшләүче Вагыйз Әгълетдин улы белән танышып, гаилә корып җибәргәннәр. 50 елга якын бергә гомер иткәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары бар. Кызганычка каршы, Вагыйз абый ун ел элек, каты авырып, вафат булган. Рәсимә апа аны җиде ел караган, кадерләп, соңгы юлга озаткан.
Рәсимә Габделхак кызы бүгенге көндә улы Вадим Вагыйз улы һәм килене Гөлнара Сафуан кызы тәрбиясендә гомер итә. Тагын ике баласы Ташкент шәһәрендә яши. Алар әниләрен юбилее белән телефон аша тәбрикләделәр.
— Аллага шөкер, бүгенге тормышымнан бик канәгать, — ди Рәсимә апа. — Улым белән киленем кадерләп торалар. Бик тату яшибез.
— Әнигә ныклы сәламәтлек телим, исән-сау булсын, — ди килене Гөлнара Сафуан кызы. — Ул без эштән кайтуга ашарга әзерләп тора, бик зур рәхмәт аңа.
Рәсимә Гыйльманованы котларга туганнан туган сеңлесе Нәҗибә апа Камалетдинова да килгән иде.
— Рәсимә апа бәхетле картлык кичерә. Килене Гөлнара әни дип өзелеп тора, мунчага йөртә, — ди ул.
Элек бергә эшләгән хезмәттәшләрен дә җылы сүзләр белән искә алды юбиляр.
— Тормышым эш белән үтте. Эштә булгач, дәрәҗәм дә булды, — ди Рәсимә апа. — Әле дә онытмыйлар. Эш урынымнан килеп, бүләкләр китереп торалар.
Рәсимә Гыйльманованы олуг юбилее белән Баулы районы башкарма комитеты аппараты эшләре белән идарә итүче Хәким Мөгыйнов һәм "Баулынефть" идарәсе ветераннар советы вәкиле Илдар Шәймәрданов та тәбрик иттеләр, ил президентының котлау открыткасын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Рәсимә Гыйльманованың котлауларга бик күңеле булды, рәхмәт белдерде.
Булганына шөкер итеп, тормышка сөенеп яшәүче юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев