Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы халкы җиңүне якынайта

Районыбызда сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю даими төстә алып барыла. Хәзерге вакытта авыл җирлекләрендә яшәүчеләр хәрбиләргә көзге уңыштан өлеш чыгара.

Алгы сызыктагы сугышчыларга гуманитар ярдәм йөзеннән яшелчәләр җыю эшенә һәр елдагыча Томбарлы җирлеге дә кушылды. Эштә булучылар, яшелчәләрен капчыкларга тутырып, капка төбенә куялар. Мәдәният йорты, китапханә, авыл советы хезмәткәрләре, җирлек башлыгының автомобиленә арба тагып, авыл буйлап җыеп чыгалар. Капка төбенә чыгып, үз куллары белән тапшыручылар да бар. Рәйсә Миңнеголова да сугышчыларга әллә ничә капчык бәрәңге, кишер һәм башка яшелчәләр әзерләгән. Үзе әйтүенчә, быел бакча уңышы мул булган. Күңел җылысын кушып әзерләгән күчтәнәчләрен ихлас күңелдән, куанычлы ризык булсын, дип тапшырды, күңеле тулып китте, чөнки абыйсының малае алгы сызыкта хезмәт итә.

“Сугышчыларга ярдәм итүгә аз булса да көчебезне кертергә тырышабыз. Аларга анда авыр инде. Иң изге теләкләр белән бирәбез, исән-имин барып җитсен, исән-сау ашарга насыйп булсын дип. Дөньялар тынычлансын, балалар исән-сау кайтсыннар, аларның барысын да әти-әниләре, балалары көтә, – дип уртаклашты Рәйсә апа. – Авыл җирлеге башлыгы Айгөл бөтен эшне әйбәт итеп оештыра, шул сәгатьтә киләбез дип яза.  Аның әнә нинди шәп командасы бар. Яшелчәләрне килеп алалар, молодцы, зур рәхмәт”.

Сүз уңаеннан, мәдәният йортында сугышчылар өчен маскировка челтәре үрү эше дә бара.  Андагы волонтёрларга да кушылырга исәбе бар Рәйсә апаның.

Томбарлылар, илдә махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле хәрбиләргә төрле яклап булыша. Авыл җирендә кешеләр бердәм һәм актив, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар.

“Җирлегебездә яхшы кешеләр яши, гуманитар ярдәм җыю турында хәбәр бирсәк, һәрвакыт тиз генә үзләренең тозлаган банкалардагы әйберләрен, җылы киемнәр китерәләр. Шуңа күрә авыл халкына бөтенесенә дә чиксез рәхмәт, – ди җирлек башлыгы Айгөл Минәҗева. –  Гуманитар ярдәм җыю эшенә Татар Томбарлысы авылы гына түгел, Шәмәй, Миңнегол авыллары да бердәм булып кушыла. Яшелчә җыю игълан ителгәч тә, җирлегебез халкы, миннән килеп алыгыз дип, үзләренә чакырып тора. Мәктәп балалары махсус хәрби операциядәге авылдашларыбызга хатлар язалар. Шуларны алгач, егетләр авыл төркеменә дә, шәхсән дә рәхмәт әйтеп язалар”.

Үзләренең хезмәт җимешләре белән уртаклашырга теләүчеләр күп булды. Волонтёрлар ике көн эчендә бер тоннадан артык яшелчә җыйды – бәрәңге, кабак, кишер, чөгендер, суган һәм башка яшелчәләрне, туган як күчтәнәче итеп, ихлас күңелдән бирде авыл халкы. Яшелчәләрне Баулыга гуманитар ярдәм җыю үзәгенә илттеләр. Бу игелекле эшкә башка авылларда яшәүчеләр дә кушыла. Бар әйбер, башка гуманитар ярдәм белән бергә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

Фото: Томбарлы авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев