Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы ветераны Нурулла Хәйбуллин: “Җыр авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте”

Шалты авылында туып-үскән Нурулла Хәйбуллин, кечкенәдән авыр эшкә җигелеп, катлаулы тормыш юлы үткән. Әмма, нинди генә авырлыкларга очраса да, ул җыр белән күңелен күтәргән, сынмаган, сыгылмаган. Бүген Нурулла Зәйни улына 90 яшь тулды.

Сугыш башланганда Нурулла абый ун яшьлек бала була. Шул яшьтән, башка бала-чагалар белән, ул да эшкә җигелә.

“Мине көтү көтәргә җибәрделәр. Сарык, сыер, ат көтүе көттем, – дип сөйләде ул бала чагы турында. – Авыр вакытлар булды. Кыенлык белән үстек. Нинди эш бар авылда – барысын да эшләдек”.

Нурулла абый гомере буе туган авылында яшәгән, колхозда терлекче булып эшләгән.  49 елдан артык хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә юбиляр ике улы тәрбиясендә яши. Кызлары да, әтиләре янына еш кайтып, хәлен белеп торалар.

“Безнең әтиебезгә 90 яшь, әле 90 гына дип әйтәсе килә. Аның әнисе, безнең әбиебез, 106 яшькә кадәр яшәгән бит, – ди юбилярның кызы Ләйсәнә Хөсәенова. – Әти язның шушы матур вакытында дөньяга килгән. Әмма сугыш афәте аркасында аның балачагы булмаган, бик иртә тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган ул. Ул гомер буе эшчән, тырыш булды. Без дә аның үрнәгендә тәрбияләндек. Нинди генә авырлыклар булмасын, әни белән алар безне үстерделәр, ач-ялангач булмадык. Безгә үзләре күрмәгән бәхетле балачакны тоярга мөмкинлек бирделәр. Әтиебез бүгенге көндә безнең иң кадерле кешебез, әниебез, кызганычка каршы, бакыйлыкка күчте”.

Нурулла Хәйбуллинны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да тәбрикләде. Ул ветеранга Россия президентының котлау хатын тапшырды. Хатның бер өлешен Нурулла абый үзе укыды. Шулай ук юбилярга изге теләкләрен Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин да җиткерде.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев