Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветераннар оешмасы активистлары Исергәп мәктәбендә булдылар

Район ветераннар оешмасының активистлары Әүхәди Зыяров исемен йөрткән Исергәп авылы мәктәбендә кунакта булды. Быел мәктәп Әүхәди Зыяровның 100 еллык юбилеен да билгели.

Кунакка килгән ветераннарны укытучылар һәм укучылар матур концерт белән каршы алдылар. Ветеран укытучылар үзләренең эшләгән елларын сагынып искә төшерделәр. Нәкъ менә Әүхәди Зыяров белән бергә эшләгән укытучылар ул вакыттагы мәктәп тормышын сөйләп ишеттерделәр. Ветеран укытучының оныгы Фәридә Зыярова да чыгыш ясады.

Актлар залында чараның тантаналы өлешеннән соң, кунаклар музей бүлмәсенә узды. Исергәп авылы мәктәбе өчен быел мәктәпнең “Сугышчан һәм хезмәт даны” музее яңарып үз ишекләрен ачуы да зур тантана булып билгеләп үтелде. Бу көнне мәртәбәле кунаклар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар кайткан иде. Кунакка килгән ветераннар, ветеран укытучылар өчен әлеге чара истәлекле булды.

Район ветераннар Советы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альбина Хәлиуллина мәктәп музеена Бөек Җиңүнең  70 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән  “Детство, опаленное войной” исемле китабын бүләк итте.

Фото: Альбина Хәлилуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев