Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы урамнарын кардан чистарталар

Кар аз булуга карамастан, карны чыгару эшләре инде күптән башланды. Бүгенге көндә шәһәрдән барлыгы 876 куб метр кар җыелган һәм чыгарылган.

– Кыш килү белән безнең өчен иң актуаль проблемаларның берсе – кар чистарту һәм аны махсус полигонга чыгару. Халыкка уңайлылык һәм кешеләрнең куркынычсыз һәм имин йөрүләре юлларны сыйфатлы итеп чистартуга турыдан-туры бәйле, – ди шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Марсель Даутов. – Бүгенге көндә шәһәрдән барлыгы 876 куб метр кар җыелды һәм чыгарылды. Кар шәһәрдән читтәге махсус полигонга чыгарыла.
Бүген Баулы урамнарын кардан чистарту эшендә зур тәҗрибәсе булган грейдер йөртүче Сергей Безенов та катнаша. Ул 1980 елдан бирле трактор руле артында.


– Хөрмәтле машина йөртүчеләр, зинһар, без грейдерда эшләгәндә яки тракторның кар чистартуын күрсәгез, юл бирегез, – дип мөрәҗәгать итте Баулы юлларында йөрүче машина йөртүчеләргә Сергей Безенов. – Зур һәм көчле техника эшләүгә карамастан, кайбер машина йөртүчеләр ашыга, юлларны кисеп чыгып узалар. Болай эшләргә ярамый. Безне дә аңласыннар иде, күрми калу мөмкинлеге дә бар бит. 


– Алдан ук кисәтү белдерүләргә һәм вакытлы юл билгеләренә карамастан, ишегалларында парковкаларга куелган автомобильләр дә комачаулый. Алар махсус техника эшләячәк юлларда тора. Никтер хуҗалар техника эшләгәнен күреп тә, машиналарын күчереп куярга ашыкмыйлар. Коммуналь хезмәткәрләр эшенә дә аңлап карасыннар иде, – ди Марсель Даутов.
Карны чыгару һәм җыю белән беррәттән юлларга тозлы-ком катнашмасы да сибәләр. Моның өчен быел 275 тонна катнашма әзерләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев