Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы укучысы Мәскәүдә Татарстан данын яклаган

Мәскәүдә Җиңү музее мәйданчыгында “Безнең гаилә Хәтер китаплары” Бөтенроссия яшьләр акциясе узган. Әлеге чарада Татарстан исеменнән Баулының 4нче гимназиясе укучысы Нәфисә Сәйфуллина һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Зилә Сафина катнашкан.

Баулы районы тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләре муниципаль координаторы Лилия Шәрәпова редакциягә хәбәр иткәнчә, “Безнең гаилә Хәтер китаплары” Бөтенроссия яшьләр акциясе кысаларында, укучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйләү мөмкинлеге бирелгән. 4нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы Нәфисә Сәйфуллина үзенең карт бабасының әтисе – Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөгътәсим Гыйниятулла улы Гыйниятуллин турында бәян иткән.

«Карт әбием Гөлчәчәк Мөгътәсим кызы Габдуллинаның фотоальбомын карап утырганда, әтисенең – карт бабамның әтисенең – фотосын күреп, аның турында сораштыра башладым, – дип сөйли Нәфисә Сәйфуллина. – Ул төп Баулы кешесе булган: 1903 елның 15 мартында туган һәм гомере буе Фрунзе урамындагы йортта яшәгән. Ул бик күп авырлыклар кичергән, Бөек Ватан сугышы аларның иң кыены булган. Мөгътәсим бабай 1941 елның 13 сентябрендә ант кабул иткән, аны 10нчы укчы полкның 62нче укчы полкына җибәргәннәр. Өендә тормыш иптәше биш бала белән калган: олы кызы – 13 яшьлек, ә иң кечесенә бер яшь тә тулмаган була әле. Минем карт әбием сугыштан соң 1946 елда туган һәм хәзер ул – Мөгътәсим бабай турында сөйләрлек бердәнбер кеше”.

Мөгътәсим Гыйниятуллин, сугышны башыннан ахырына кадәр кичеп, Берлинга җиткән. Нәфисә төрле документлардан ачыклаганча, җиңү солдаты Өченче Украина фронты составында һәм Калинин фронты составында хезмәт иткән: Сталинград янында һәм хәтта Курск янында, Днепр һәм Дунайны кичкән, Польшада да, Берлинда да. Мөгътәсим Гыйниятулла улы Кызыл Йолдыз ордены, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән, ә 1944 елның ноябрендә аңа, Дунайны кичкән өчен, И.В.Сталинның Рәхмәте игълан ителгән.

–“Карт бабасының тормыш юлын өйрәнгәннән соң, Нәфисә, кешенең үз гаиләсенә генә түгел, туган авылына, шәһәренә, илебезгә дә файда китерә алуын раслады. Мондый акцияләр нәтиҗәсендә безнең туган ягыбыз һәм ватаныбыз тарихын да өйрәнү мөмкинлеге бар”, – дип билгеләп үтте Лилия Шәрәпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев