Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы укучылары сугышчы белән очрашкан

Шалты мәдәният йортында, махсус хәрби операция геройларына багышлап, “Мәңгегә йөрәкләрдә” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәргәннәр.

Патриотик чараны җирле мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә оештырган. Аңа махсус кунак итеп махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан “Капрал” позывнойлы сугышчыны чакырганнар.

Хәрби алгы сызыктагы хезмәте, көнкүреш шартлары, үз юлында очраткан авырлыклар турында сөйләгән. Ул тылдан ярдәм күрсәтүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйткән. Сүз уңаеннан, махсус хәрби операциядә Шалтыдан алты кеше хезмәт итә.

“Капрал” махсус хәрби операциягә мобилизация буенча алынган, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Хәрби батырлык өчен”, “Сугыш хәрәкәтләр өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Сугышчыны барысы да зур кызыксыну белән тыңлаганнар, үзләрен кызыксындырган сораулар биргәннәр. Очрашу һәркем өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булган.

“Ватаныбыз сагында торучы барлык сугышчы ир-егетләребезгә зур рәхмәт! – дип билгеләп үтте Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Без аларга һәм аларның гаиләләренә ныклы сәламәтлек, сугышчан бурычларны үтәгәндә уңышлар телибез. Барлык сугышчыларның тизрәк өйләренә кайтуын түземсезлек белән көтеп калабыз. Алар – безнең горурлыгыбыз!”

Мәдәният хезмәткәрләре, очрашу истәлеге итеп, сугышчыга бүләк тапшырганнар.

Фото: Гөлназ Вахитова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев