Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучыларына Ватан геройлары хакында мәгълүмат бирелде

9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Һәр ил, һәр төбәкнең, шул исәптән Баулы районының да үз геройлары бар. Аларны хөрмәтләп искә алу, алар хакындагы тарихны яшь буынга биреп калдыру – безнең бурыч.

Шул уңайдан, Баулының Туган як музеенда 2нче мәктәп укучылары өчен мәгълүмат сәгатенә нигезләнгән экскурсия оештырылды. Музейның фәнни хезмәткәрләре, укучыларга Баулы төбәгенең Ватан геройлары хакында сөйләү белән генә чикләнмичә, Баулы данын чит төбәкләргә дә тараткан атаклы шәхесләре, язучылары турында да сөйләделәр.

– Бик кызыклы, эчтәлекле экскурсия булды, – ди җиденче сыйныф укучысы Камил Дәүләтов. – Без үзебезнең тарихны һәм җиребезнең тынычлыгы өчен җаннарын кызмаган, илебезнең муллыгы өчен тырыш хезмәт куйган кешеләрне онытырга тиеш түгел. Музейда бу хакта бик күп фотосурәтләр, документлар саклана.

– Баулы районыннан дүрт Советлар Союзы героен беләбез, аларның һәйкәлләре бар, – ди Азалия Шәмсетдинова. – Әлеге һәйкәлләр безгә аларның батырлыгын исебезгә төшереп тора.

Шулай ук укучылар өчен төрле елларда җитәкчелек иткән кешеләрнең фотосурәтләре, Әфган сугышында катнашкан якташларыбызның истәлекләре дә кызыклы булды.

Фото: Индира Сәйфуллина,  музей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев