Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары мәдәни-мәгълүмат чарасында катнашты

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты буенча мәдәни-мәгълүмат чара оештырылды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән өлкән сыйныф укучылары катнашты. Концертны якташыбыз, Татарстан республикасының халык җырчысы Вил Усманов алып барды.

“Татар сәнгатенең биш легендасы” дип исемләнгән мәдәни-мәгълүмат чарасы барышында Вил Усманов укучыларны бөек шәхесләребез – Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Фәйзулла Туишев, Салих Сәйдәшевларның тормыш юлы, иҗат баскычлары белән таныштырды. Аларның үзләре исән чагында язылып калган видеоязмалары аша “Хуш авылым”, “Ай былбылым”, “Гөлмәрьям” кебек борынгы җырларны тыңладылар. Кайбер җырлар заманча яңгырады. Алар барышында укучылар хәтта сәхнәгә чыгып кушылып биеделәр һәм җырладылар.

Чара барышында укучылар шулай ук озын һәм кыска җырлар, баянга, инструменталь ансамбльләргә кушылып җырлау хакында мәгълүмат бирелде.

– Мин Татар Томбарлысы мәктәбеннән килдем. Концерт бик ошады, – ди тугызынчы сыйныф укучысы Зарина Ямалетдинова. – Пушкин картасы аша без бик еш төрле мәдәни чараларга йөрибез.

– Концертны бик теләп карадым. Эчтәлекле, мәгълүматлы булды, – дип сөйләде шул ук мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Илмир Шәймәрданов. – Артистлар тормышы хакында кыска, шул ук вакытта эчтәлекле, аңлаешлы итеп сөйләделәр. Матур җырлар тыңладык. Безнең Баулы районыннан чыккан Вил Усманов дигән җырчыны ишетеп белә идем, бүген аның концертына килүемә шат булдым.

– Мин моңа кадәр мин Вил Усманов дигән җырчы барын бөтенләй белми идем. Шундый матур җырлар булды, – ди Сафия Закирова. – Пушкин картасы безгә шундый зур мөмкинлекләр ача. Аның аша без мәдәни сәнгать тарихы, җырчылар турында күбрәк белә алабыз.

– Бүгенге концерт зур проектыбызның башлангычы гына әле,– дип сөйләде чараны оештыручы, алып баручы Вил Усманов. – Кичә без Лениногорск шәһәрендә булдык. Бүген үземнең туган ягым Баулыда, иртәгә Бөгелмә, аннан Әлмәт якларына юл тотабыз. Республиканың бик күп кенә шәһәрләрендә әлеге проект буенча чыгышлар ясауны планлаштырдык. Яшь буын да безнең җырчы, композиторларыбыз турында белсеннәр, аларны танысыннар, алар белән горурлансыннар иде. Күрәбез, һәр чыгыш укучыларга ошый. Алар шул дулкынга кушылалар. Шулай ук аларның фикерләре дә безгә мөһим. Концерттан соң алар сәхнәгә безнең янга менәләр. Бүген дә шулай ук булды. Фикер алышу бар, димәк, әлеге чара алар өчен кызыклы, мавыктыргыч.

Чараны үзләренең чыгышлары белән яшь җырчы Сөмбел Билалова, виртуоз баянчы Ринат Вәлиев бизәде.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев