Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучысы төбәкара конференциядә җиңгән

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Казанда укучылар арасында «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәргән. Анда безнең райондашыбыз да уңышлы чыгыш ясаган.

Чара сәләтле укучыларны барлау, аларны фәнни-эзләнү, тикшеренү эшләренә җәлеп итү, рухи кыйммәтләр һәм милли мәдәният традицияләре белән кызыксындыру максатыннан оештырылган. Анда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 7-11 нче сыйныф укучылары катнашкан.
Чараның финалына Баулы шәһәрендәге 5нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Индира Әхмәтҗанова да барган. Ул,  туган авылы Татар Томбарлысында уздырыла торган Әбиләр сабан туена багышланган фәнни эш белән уңышлы чыгыш ясап, "Әби-бабайлар йолаларын саклап" номинациясендә 2нче урынга лаек булган. Райондашыбыз Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм сертификаты белән бүләкләнгән.
“Фәнни-гамәли конференциягә "Әби-бабайлар йолаларын саклап" дигән номинация буенча фәнни эшкә тема сайлаганда, шунда ук безнең авылыбызда үткәрелә торган Әбиләр сабан туена тукталдым. Чөнки ул бездә генә оештырыла,  – дип сөйләде "Баулы-информ" хәбәрчесенә Индира Әхмәтҗанова. – Эшемне язар алдыннан, бәйрәмнең тарихын өйрәндем, китапханәдәге материалларны укыдым. Эшемдә әниемнең Әбиләр сабан туе турындагы шигырен дә кулландым. Минем өчен бик кызыклы булды бу тема. Призлы урын алырмын дип уйламаган да идем”.
Индираның фәнни-тикшеренү эше жюри әгъзаларында кызыксыну уяткан, кызга төрле сораулар биргәннәр. Райондашыбыз каушап тормаган, үзенең эшен лаеклы яклаган. Чыгышы өчен презентацияләр дә әзерләгән булган. 
Индира Казаннан яхшы тәэсирләр белән кайткан. Аңа фәнни-гамәли конференция үткәрелгән "Киләчәк" гимназиясе дә бик ошаган. 
Индира Әхмәтҗанованың уңышында, һичшиксез, аның фәнни җитәкчесе – 5нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Миңнегәрәеваның да өлеше зур. Ул укучысына юнәлеш биреп торган.
Фото: Индира Әхмәтҗанова шәхси архивы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев