Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы телевидениесе башка төймәгә күчте

Эфир күчерелде! Баулы телевидениесе күрсәтү төймәсен үзгәртте.

Хөрмәтле телевизор караучылар! Яңалыкларны һәм җирле телевидение тапшыруларын карап баручылар өчен мәгълүмат!

Техник сәбәпләр аркасында безнең телекомпания тапшыруларын алып баручы “Татарстан-24” телеканалын хәзер 22 санлы төймәдә табарга була.

Исегезгә төшерәбез, без эфирга чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 19 сәгатьтә чыгабыз. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә чыгарылышларның кабаттан карарга мөмкин.

Баулы районының төп яңалыклары, якташлар турында тапшырулар, музыкаль котлаулар, шәһәр һәм районның актуаль проблемалары – боларның барысын да без сезнең өчен эшлибез, хөрмәтле телевизор караучылар.

Баулы телевидениесе күрсәтү төймәсен генә үзгәртте, әмма сезнең дустыгыз булу традициясен үзгәртмәде!

“Татмедиа” АҖ филиалы “Баулы-информ”

Реклама. 16+.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев