Баулы районында йорт юбилеен бәйрәм иткәннәр
Татар Кандызы авылының Совет урамындагы 164нче йортында яшәүчеләр якшәмбе көнне, ишегалдында өстәлләр тезеп, өйләренең 40 еллык юбилеен билгеләп үткәннәр.
Йорт өлкәне Сиринә Вәлиева әйтүенчә, бу йортны 1978 елда “Южный” совхозы үз эшчеләре өчен төзегән булган.
– Ул вакытта совхоз белән Алмаз Булатов җитәкчелек итә иде, – дип искә ала Сиринә ханым. – Тормыш иптәшем Данис хуҗалыкта эретеп ябыштыручы булып эшли иде. Безгә дә шушы йорттан фатир бирделәр. Күршеләр белән бик дус-тату яшәдек, кырык ел үткәне сизелмәде дә. Юбилей үткәрер алдыннан йортыбыз тарихын барлап утырган идек. Шул гомердән бирле, 12 күршебез олыгаеп, бакыйлыкка күчкән икән инде. Кызганыч, ләкин берни дә эшләп булмый, тормыш закончалыклары шундый: кемнәрдер китә, алар урынына яңа кешеләр туа. Сонгы елларда йортыбыздан Ана капиталы ярдәмендә яшь гаиләләр дә фатир сатып алды. Өлкән кешеләр күчеп килүе очраклары да бар. Мәсәлән, өлкән яшьтәге Халидә апа Гыйльметдинованың йорты бик тузган иде. Мәрхәмәтле туганы Вәлинур фатир сатып алып, аны безнең йортка күчерде. Ул да хәзер бөтен уңайлыклары булган фатирда гомер кичерә, аралашырга күршеләре күп.
Йортта яшәүчеләр йортларының юбилеен биш ел саен үткәрәләр икән. Быел да алтын көзнең матур бер көнендә уртак бәйрәмнәрендә җыелганнар. Һәркем өеннән нинди дә булса ризык әзерләп чыккан. Бәйрәмне Наҗия апа Сафина Коръән укып башлап җибәргән. Аннары табын янында бергәләп хатирәләрне яңартканнар, яраткан җырларын башкарганнар, күңел ачканнар.
Өлкәннәр көне якынлашуны күздә тотып, йортта яшәүче иң өлкән кешеләргә – Наҗия Сафинага һәм Халидә Шәяхмәтовага бүләкләр тапшырганнар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев