Баулы районында урып-җыю финишка якынлаша
3 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, көзге культуралар чәчү планы 75 процентка үтәлгән. Көзге арыш – 4,2 мең гектарда, бодай 1,4 мең гектарда чәчелгән.
Бөртекле культураларны урып-җыю да дәвам итә. Ашлык урып-җыю мәйданының 77 процентыннан суктырылган. 56,2 мең тонна бөртек суктырылган. Хәзерге вакытта, нигездә, сабан бодае һәм арпа уралар, аларның уңышы гектарыннан 25,3 һәм 24 центнер тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев