Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында терлек азыгы җыю техникасының әзерлеге тикшерелде

Баулы районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасы төзеклеген Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек комплексларын үстерү бүлекчәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Рамил Хәкимов җитәкчелегендәге комиссия тикшерде. Авыл хуҗалыгы техникасын кабул итүдә Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров та катнашты.

Баулы районында терлек азыгы җыю эшләрендә 20 берәмлек комбайн, 43 чапкыч һәм 21 тырма катнашачак. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында язгы чәчү бара, план инде 90 процентка үтәлгән. Соңгы ике-өч көндә эшләр тәмамланыр дип фаразлана.

Комиссия әгъзалары районның җиде хуҗалыгында булды. Алар, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында, терлек азыгы әзерләү  техникасын карадылар, эшләрне башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгын тикшерделәр.

“Николашкино” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Сәмыйкова сүзләренчә, хуҗалык терлек азыгы туплау кампаниясенә тулысынча әзер. Бүгенге көндә хуҗалыкта 17 берәмлек техника бар. Аларны, гадәттә, февраль-март айларында ук ремонтлап куялар.

Кайбер хуҗалыклардагы җитешсезлекләрне исәпкә алмаганда, район хуҗалыкларының терлек азыгы җыю техникалары кырга чыгарга әзер дип табылды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев