Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында терлек азыгы хәзерләү техникасын тикшерделәр

Бүген Баулы районында терлек азыгы хәзерләү техникасын кабул итү комиссиясе эшләде. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык техникасы сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та катнашты.

Хуҗалыклар арасында азык хәзерләү техникасының әзерлеге республика конкурсында Баулыдан алты хуҗалык катнаша – “Миңнуллин”, “Исламгалиевлар”, “Бәкер”, “Берлек”, “Николашкино”, “Кызылъяр” хуҗалыклары. “Баулы-информ”, “Николашкино” хуҗалыгында булып, комиссиянең техника әзерлеген тикшерү барышы белән танышты.

Тәлгать Таһирҗанов билгеләп үткәнчә, тиздән терлек азыгы хәзерләү – күп еллык үләннәрнең чәчәккә бөреләнү – вакыты җитә, шуңа күрә техника әзер торырга тиеш.

– Без ел да терлек азыгы хәзерләү техникасын кабул итәбез. Бүген Ютазы, Бөгелмә районнарында булдык, – дип сөйләде безгә Тәлгать Таһирҗанов. – Нигездә, Баулы районында техника азык хәзерләүгә әзер. Кайбер хуҗалыкларда силос чокырларын тәртипкә китерәсе, ваклау аппаратларын һәм чапкычларның пычакларын алыштырасы бар.

 

Бу хактагы тулырак язма белән район газетасының киләсе атна саныннан укырга мөмкин булачак.

Ләйсән Галимова фотосурәтләре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев