Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында көзге арыш чәчүгә керештеләр

Быел көздән район кырларында 8 мең гектардан артык мәйданнарда көзге бөртекле культуралар чәчәргә ниятлиләр. Бу сан гомуми мәйданның 30 процентын тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  15 августка биргән мәгълүматларына караганда, “Хаҗиев”, “Миннуллин”, “Берёзовские зори” хуҗалыклары көзге арыш чәчүгә керештеләр. Шулай ук бу көннәрдә әлеге эшкә “Кзыл-яр”, “Николашкино” хуҗалыклары да бу эшкә тотыначак. Җитештерү- маркетинг бүлеге белгече Наил Гәлиуллин сүзләренчә, быел хуҗалыклар уңышы югарырак булган яңа сортлы көзге бодай һәм арыш та чәчә. Хуҗалыкларда бүгенге көндә салам, печән әзерләү дәвам итә.
Индира СӘЙФУЛЛИНА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев