Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында чәчү киң колач ала

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 25 апрельгә Баулы районында 5640 гектарга сабан культуралары чәчелгән, бу планлаштырылган мәйданның 16 проценты дигән сүз.

Хуҗалыкларда иртә сабан культураларын һәм катнаш азык чәчү эшләре бара. 2510 гектарга – арпа, 1510 гектарга – солы, 940 гектарга – катнаш азык, 200 гектарга техник культуралар чәчелгән.

Язгы чәчүдә әлегә “Берлек” хуҗалыгы алда бара, биредә план инде 41 процентка үтәлгән. “Кызылъяр” (32 процент), “Миңнуллин” (19 процент), “Николашкино” (17 процент) хуҗалыклары да яхшы темплар белән эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев