Баулы районында беренче яртыеллыкта балалар азрак туган
Районның гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлеге туучылар, якты дөньядан китүчеләр һәм башка теркәүләр алып бара. Баулы районында быел узган яртыеллык белән чагыштырганда 23 балага кимрәк туган.
Гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда 2022 елның беренче яртыеллыгында 66 туу турында акт төзелгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда туучы балалар саны 89 булган.
Туган 66 баланың 31е малай, 35е – кызлар, – ди ЗАГС бүлеге начальнигы Сирена Мөрсәлимова. – Шул исәптән 15е гаиләдә беренче бала, 22се – икенче, 21 бала гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Сигез бала дүртенче һәм аннан да күбрәк балалы гаиләдә туган. Шунысы шатлыклы – әлеге чорда безнең районда ике гаиләдә пар игезәк кызлар туган. Аларга Зәмирә, Рината, Арсения һәм Ева дип исем кушканнар. Агымдагы елның алты аенда безнең районда 46 никах теркәү турында акт төзелгән.
Сирена Мөрсәлимова сүзләренчә, хәзер күпчелек яшьләр никахларын тантаналы рәвештә уздырырга ашыкмый. Шуңа да ЗАГС бүлегендә туйлар саны кимегән. Хәзер яшьләр арасында күчмә теркәү тантаналары өстенлек ала. Шулай ук кайбер яшьләр никах белән генә дә торалар.
Илнар Гилязов ЗАГС бүлегенә өченче баласы – кызын теркәү өчен килгән. Ул бүген күпбалалы ата статусын алды. Гадәттәгечә ЗАГС бүлеге начальнигы Сирена Мөрсәлимова барлык теркәү эшләрен башкарып, изге теләкләрен җиткерде.
Гаиләдә бала туу күңелле вакыйга, яңа кеше, җәмгыятькә яңа шәхес туа.
Кызганычка каршы, 2022 елның ярты елында 46 аерылышу турында акт теркәлгән. Ә үлем турында актлар 251гә җиткән.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев