Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы хуҗалыкларында чәчүлек орлык җитәрлек күләмдә

Баулы аграрийлары тиздән язгы чәчүгә чыга. 2022 ел уңышы өчен бөртекле сабан культуралары орлыкларына ихтыяҗ якынча 7048 тонна тәшкил итә.

Алдагы ел уңышын алу һава шартлары, эшкәртү, ашлау гына түгел, ә турыдан-туры чәчүлек орлык сыйфатына бәйле. Бүгенге көндә сабан культуралары орлыгы 7779 тоннага якын әзерләнеп, “Россельхозүзәк” аша тикшерелеп, саклау складларына салынган, инкрустация үткәрелә. Орлыкларны агулау-эшкәртүче бер техникага якынча йөкләнеш 450 тонна тәшкил итә. Районың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов сүзләренчә, мондый техникалары булмаган хуҗалыклар агулау-эшкәртү җиһазларын эрерәк хуҗалыклар белән килешү нигезендә эшләячәк. 30 мартка техника кабул итү комиссиясе тарафыннан 15 берәмлек агулау техникасы тикшерелде. Нәтиҗәдә 12 берәмлек техника эшкә рөхсәт алды.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев