Баулы районы фельдшеры өчен тавыш бирергә мөмкин
Мортаза авылы фельдшеры Рәзинә Мөгыйнова “Ел табибы-Ак чәчәкләр 2022” конкурсында катнаша.
Татарстанда ел саен үткәрелә торган бу конкурста җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнә.
Беренче тапкыр конкурста “Елның иң яхшы медицина хезмәткәре” номинациясендә безнең районнан Мортаза фельдшер-акушерлык пункты мөдире, югары квалификацияле фельдшер Рәзинә Мөгыйнова катнаша.
Баулы район үзәк хастаханәсе сайтында язылганча, Рәзинә Җәлил кызы 32 елдан артык фельдшер булып эшли. Ул медицина хезмәткәрләре ия булырга тиешле барлык сыйфатларга ия – бик ярдәмчел, өлгер, көн дими, төн дими авыл халкының сәламәтлеге сагында тора. Авыл халкы һәм Баулы район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре арасында зур абруйга ия.
Бүген – катнашучылар өчен тавыш бирүнең соңгы көне. Татарстан сәламәтлек саклау миниситрлыгы сайтында якташыбыз өчен тавыш бирик. Рәзинә Мөгыйнова “Ел табибы-Ак чәчәкләр” конкурсында җиңүгә лаек. Биредә тавыш бирергә мөмкин https://minzdrav.tatarstan.ru/golosovanie-5980689.htm
Чыганак: https://bavly-crb-mz.tatarstan.ru/index.htm/news/2093658.htm
Фото: https://minzdrav.tatarstan.ru/meditsinskiy-rabotnik-goda-5980749.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев