Баулы районы башлыгы тавыш бирде
Бүген алдан тавыш бирү тәмамлана. Район халкының күбесе инде тавыш бирде.
Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертүбуенча тавыш бирү ахырына якынлаша. Иртәгә – тавыш бирүең соңгы көне. Хәзерге вакытта безнең районда халыкның 75,7 проценттан артыгы тавыш бирде инде. Бүген Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да тавыш бирде.
– Мин бүген гражданлык бурычымны үтәдем – Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирдем, – дип сөйләде безгә Рамил Гатиятуллин. – Һәркемнең тавыш бирү хокукы бар. Читтә калырга кирәк түгел.
1025нче участок сайлау комиссиясе рәисе Руслан Хәбибуллин сүзләренә караганда, участокта барлык профилактика чаралары да үтәлә. Тавыш бирүдә катнашкан һәр кешенең тән температурасын үлчиләр, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, шулай ук ручкалар бирәләр. Комиссия әгъзаларына документлар күрсәткәндә дә тиешле дистанцияне үтиләр.
Бүгенге көндә әлеге участокта 995 кеше теркәлгән, шуларның 593е тавыш биргән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев