Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районының яшь укытучылары сынатмый

Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан, “Баулы-информ” хәбәрчесе Кызылъяр мәктәбенең яшь укытучысы Нәфисә Гайнетдинова белән аралашып кайтты.

– Хәерле көн, укучылар, кәефләрегез ничек? – Нәфисә Нәфисовна дәресен, гадәттәгечә, елмаеп, укучыларны сәламләп башлап җибәрде.

Хәлләр сорашкач, балалар белем дөньясына чумдылар. Укытучы татар теле дәресен, кызыклы итеп, төрле яңа формаларда үткәрде. Уен технологияләрен, интерактив чараларны һәм шулай ук төрле карточкаларны файдаланды. Шулай ук ул уку белән ялны чиратлаштырып алып барды: балалар ял минутына да тукталып алдылар.

Дәрес төгәлләнгәч, яшь мөгаллимә белән аралашып алдык.

– Укытучы булып эшләү минем балачак хыялым иде, – дип башлады сүзен Нәфисә Нәфисовна. – Мин Хәнсевәр һәм Яңа Чүте авыллары мәктәпләрендә укыдым. Яраткан укытучым Фәйрүзә Биктимер кызы Әхәтова мине үзенең матур сөйләме, татар җанлы булуы белән җәлеп итте. Мин дә аның сукмаклары буенча китәргә уйладым һәм 2015 елда Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кердем. Анда татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле буенча белгечлек алып чыктым. Студент вакытта Казанда төрле мәктәпләрдә практикалар үттек. Бераз тәҗрибә туплаганнан соң, мин үземне башлангыч сыйныфлар белән эшләү күбрәк ошый, дигән фикергә килдем һәм башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген дә алып чыктым.

Югары уку йортын тәмамлап кайткан яшь белгеч Кызылъяр мәктәбенең беренче сыйныфларын кабул итеп ала.

– Минем сыйныфта ун бала укый, үземнең сыйныфны яратып каршы алдым, – ди Нәфисә Гайнетдинова. – Эшли башлаган вакытларда, сыйныфны җыю, балаларның тәртибе ягыннан бераз кыенлыклар булды. Хәзерге вакытта алар барысы да укуларына җаваплы карыйлар, тырышалар, дүртле һәм бишле билгеләренә генә укыйлар.

Хәзер инде барлык авырлыклар артта калган. Нәфисә Нәфисовна дус, бердәм сыйныф туплый алган. Укучылары аның күзенә генә карап тора.

– Миңа мәктәптә ошый, Нәфисә Нәфисовна бик әйбәт, матур сөйли. Ул бик матур, яхшы, көчле, миңа бик ошый,  – ди 3нче сыйныф укучысы Әдилә Хәмидуллина.

Укытучылар коллективы да тырыш, актив укытучыны ачык йөз белән каршы алган. Яшь укытучы өчен анысы да бик мөһим бит.

– Беренче елда, әлбәттә, мәктәп коллективы ярдәм кулы сузды. Алар мине һәрвакыт төрле конкурсларга җибәреп тордылар. Конкурсларга әзерләнгәндә, әйдәгез, керегез, булышырбыз, күрсәтербез дип, һәрвакыт якты мөгаләмәдә булдылар, – ди укытучы.

Яшь мөгаллимә үзе дә хезмәттәшләре белән киңәшләшеп эшли.

– Нәфисә Нәфисовна бик төгәл, бик  уңган һәм булган укытучы, – дип сөйләде башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Миңнуллина. – Өченче ел гына эшләвенә карамастан, алга карап, алга өндәп эшли торган укытучы ул. Укучылары да бик яхшы,  аны яратып кабул иттеләр. Нәфисә Нәфисовнаның белем дәрәҗәсе дә җитәрлек, бик актив укытучы.

Нәфисә Гайнетдинова актив тормыш позициясе белән яши. Спорт белән яратып шөгыльләнә, төрле конкурсларда катнашырга тырыша.

– Нәфисә Нәфисовна спорт ягыннан бик актив, мәктәп һәм район күләмендә үтә торган барлык чараларда катнаша, – дип сөйләде мәктәпнең физкультура укытучысы Илдар Фатыйхов. – Узган атнада укытучылар коллективы белән Баулыда турслётта катнаштык. Нәфисә Нәфисовна анда да безнең команда составында иде, беренче урынны алдык. Шулай ук ул Азнакайда Җәйге ГТО фестиваленең зона этабында Баулы командасы составында чыгыш ясады, өченче урын алдык. Гомумән, ул барлык чараларда актив катнаша, бер вакытта да юк дип әйтми. Нинди генә ярышка барырга тәкъдим итсәк тә, каршы килми, бара һәм булдыра алган чаклы нәтиҗә күрсәтә, тырыша. 

– Шулай да минем төп бурычым – балаларга нәтиҗәле белем бирү, – ди Нәфисә Гайнетдинова.

Әңгәмәбез ахырында Нәфисә Нәфисовна, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, үзенең хезмәттәшләренә, барлык мөгаллимнәргә теләкләрен әйтте.

– Барлык укытучыларга да иксез-чиксез сабырлык, исәнлек-саулык һәм креатив фикерләү телим, – диде ул.

Киңәш биреп, ярдәм кулы сузган остазлар барында, яшь белгечләр югалып калмыйлар. Нәфисә Гайнетдинова да, Кызылъяр мәктәбенең тәҗрибәле укытучылары киңәшенә таянып, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тыршып хезмәт куя.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #укытучыларкөне