Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп тема

Баулы районында Хәтер тактасы ачылды

1 июльдә, Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә, Хәнсевәр авылында истәлекле вакыйга булды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь буын вәкилләре белән бергә, Чечня сугышында һәлак булган Илнур Хатип улы Газимовны искә алып, аның истәлегенә хәтер тактасын ачарга жыелдылар.

Әфган сугышы ветераны Илдар Низамиев безгә чара турында тулырак мәгълүмат бирде.

“Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә,  хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан барлык кешеләрне искә алабыз, – дип сөйләде ул. – Илнур Газимовның каберенә чәчәкләр куябыз һәм аның истәлегенә хәтер тактасы ачабыз. Бу чарада Чечня, Әфганстан сугышларында, махсус хәрби операциядә катнашкан баулылар һәм Кукмара, Арча якларыннан кунаклар килә”.

Илнур Газимов 1977 елның 1 февралендә туган. Хәнсевәр мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмә шәһәренә шофёрлыкка укырга кергән. 1995 елның 25 июнендә армия сафларына алынып, Краснодар краеның Псебай шәһәрендә хезмәт иткән. 1996 елның 25 августында Илнурның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килгән. 

Илнурның апасы Зөлфия Корбанова сөйләвенчә, Илнур акыллы, тыйнакһәм бар эшкә уңган булган. 

“Илнур техниканы әйбәт белә иде, армиягә киткәнче авылда комбайнда эшләде, – дип сөйләде Зөлфия Корбанова. –  Ул 1996 елның 22 августында 18 яшендә минем туй көнендә Чечня сугышында вафат булды. Безгә аның бу дөньядан киткәне турында туйдан соң гына әйттеләр. Хәзер инде Илнурның безнең арадан китүенә 27 ел үтте”.

Кунаклар һәм Илнур Газимовның авылдашлары Хатип абый һәм Зөлфирә апа Газимовлар йорты каршына җыелдылар. Хәтер тактасын Илнур Газимов кебек Чечня сугышында катнашкан ир-атлар ачты. 

Чарада Россия Әфган сугышы ветераннары берлегенең Баулы бүлекчәсе идарәсе рәисе Ринат Нуриев та катнашты.

“Илнур Газимовның әти-әнисенә һәм Салих авыл җирлеге башлыгына, бу чарага җыелганыбыз өчен, рәхмәт сүзләре әйтәм, – дип сөйләде ул. – Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә, безнең арада булмаган хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алырга булдык. Аларның берсе – Илнур Газимов, аңа мәңгелек дан. Ә хәзерге вакытта хәрби хәрәкәтләрдә булган барлык баулыларның өйләренә сау-сәләмәт әйләнеп кайтуларын телим”.

Әфган сугышында Хәнсевәр авылыннан 2 егет катнашкан: Илдар Низамиев һәм  Рәсим Гайнетдинов. Кызганычка каршы, Рәсим Гайнетдинов вафат булган.

Ә Чечня сугышында Хәнсевәрдән 3 ир-егет катнашкан: Илнур Газимов,  Рушат Гайнетдинов һәм Мансур Инсапов. Газимов Ильнурдан кала, барысы да ул сугыштан исән-сау кайткан.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан барлык ветераннарга мәңгелек дан!

Диләрә Фәррахова материаллары буенча.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев