Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында халык җыеннары дәвам итә

Татар Томбарлысы мәдәният йортында халык җыены үтте.

Томбарлы җирлегендә 735 кеше исәпләнә, халык саны елдан-ел кими: былтыр 2 бала туган, 10 кеше вафат булган.

Җыелыш Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗеваның отчёт доклады белән башланып китте. Ул 2023 елда Шәмәй, Миңнегол, Татар Томбарлысы авылларында башкарылган эшләр, киләчәккә бурычлар һәм көнүзәк проблемалар турында бәян итте.

Былтыр җирлектә шактый эш башкарылган. Татар Томбарлысы мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелгән. Ә менә 1969 елда төзелгән мәктәп бинасы капиталь ремонтка мохтаҗ. Быел биредә азык блогында капремонт планлаштырыла. Миңнегол авылының Кызыл-Тау урамы юлына республика программасы буенча вак таш-ком катнашмасы җәю планлаштырыла. 

Җирлек башлыгы үзара салым буенча да хисап тотты. Бу программа буенча быел да акча җыела. Былтыр җирлектә урамнарны һәм юл буйларын,зиратны чүп-чардан чистарту, зират коймасын ясау өмәләре үткәрелгән. Айгөл Минәҗева көнүзәк проблемаларга да тукталды.

"Татар Томбарлысы авылында фельдшер юк. Атнага ике тапкыр чит авылдан килергә тиешли хезмәткәр дә, төрле сәбәпләр аркасында, гел булмый. Ә халыкка медицина хезмәте көн дә кирәк", – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.

Томбарлыда почтальон мәсьәләсе дә кискен тора. Җирлектә хуҗасыз этләр, төлкеләр проблемасы да бар. Җыелышка килүчеләр Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакировка, район хезмәтләре вәкилләренә сораулар бирделәр. Җыен авыл активистларын бүләкләү белән тәмамланды.

Бу хакта тулырак "Хезмәткә дан" газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев