Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында халык җыеннары дәвам итә

Салих авыл җирлегенә керә торган Яңа Чүте авылы мәдәният йортында халык җыены узды. Чүтеләр район җитәкчелегенә көнүзәк проблемаларын җиткерделәр.

Иң элек, Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов узган елда башкарылган эшләр  хакында хисап тотты, быелга планнар белән уртаклашты һәм проблемаларга тукталды. Аның докладыннан күренгәнчә, Яңа Чүте авылында 286 кеше теркәлгән, 162 кеше яши. Шуларның 94е — пенсионерлар. Җирле мәктәптә өч авылдан 16 бала белем ала, балалар бакчасына нибары өч бала йөри.

2022 елда Яңа Чүтедә шактый эшләр башкарылган. Мәсәлән, үзара салым акчаларына юлларны тигезләргә  гравийлы таш, су гидрантлары алынган, зиратка кадәрге юлга таш җәелгән.

Авылның 250 еллык юбилеен зурлап билгеләп үткәннәр. Зур чишмәдә күләмле төзекләндерү эшләре булган. Тик авыл халкы арасында бу ремонтка тискәре карашта торучылар да бар. Мәсәлән, Мөхәммәтһади Мөкатдисов фикеренчә, чишмәне төзекләндерү проекты башта бөтенләй башкача булган һәм ахыргы нәтиҗә күпләргә ошамый. Өстәвенә, чишмәдән су алу да уңайсызланган.

Быелга планлаштырылган эшләргә килгәндә, 2023 елда Яңа Чүтедәге күп фатирлы ике йорт ишегалдында, "Безнең ишегалды" программасы буенча капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Урамнарны яктырту лампаларын төзекләндерү дә күздә тотыла.

Җыенда төрле хезмәтләр вәкилләре дә чыгыш ясады. Аннары сүз Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллинга бирелде. Ул районның социаль-икътисади хәле, районда тормышка ашырыла торган программалар турында сөйләде һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Барлык докладлар төгәлләнгәч, җыенның иң кызыклы өлеше башланды: авыл халкы җитәкчелеккә моң-зарларын җиткерде. Гадәттә, халык җыеннарына килә торган кешеләр ике төркемгә бүленә. Аларның бер өлеше фикеренчә, проблемалар җитәрлек, тик аларны әйтүдән файда юк, барыбер хәл ителмәячәк. Андыйлар, безнең әле биредә яшисе һәм эшлисе бар, диләр. Шуңа күрә, торып басып, сүз әйтергә кыймыйлар.  Җыенга килүчеләр арасында үз сүзен әйтергә курыкмаучы кыюлар да җитәрлек. Яңа Чүте авылында да бар андыйлар. Рамил Сафиуллин — шуларның берсе. Ул берничә мәсьәлә күтәрде: хуҗасыз этләрнк юк итү, чишмәне чистарту, гидрантлар кую һәм башка проблемаларны. Шулай ук ул кышын урамнарны кардан арындыруга трактор алу мәсьәләсенә дә тукталды. Хәзерге вакытта авыл урамнарын чистартуга "Фәттахов" КФХ белән килешү төзелгән. Трактор җирлеккә керүче өч авыл урамнарын чистарта.

Авыл халкын борчуга салган башка сораулар, аларга бирелгән җаваплар хакында "Хезмәткә дан" газетасыннан укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев