Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында үзенчәлекле фотокүргәзмә ачылды

Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» дип исемләнгән экспозиция эшли башлады. Тетрәндергеч күргәзмәнең нигезен хәрби корреспондентлар иң кайнар нокталарда төшергән кабатланмас кадрлар тәшкил итә.

Күргәзмәгә куелган фотоларда Донбассның тыныч шәһәрләрен утка тоту нәтиҗәләре, кешелек фаҗигаләре һәм хәрби хәрәкәтләр үзәгендә калган ватандашларыбызның какшамас рух ныклыгы чагыла.
Һәр фотосурәт астында вакыйгаларның җентекле тасвирламасы, һөҗүм ясалган урыннар һәм даталар күрсәтелгән. Әмма бу фоторәсемнәрдә иң мөһиме — кешеләр. Күргәзмәгә килүчеләр алдында үзләренең якыннарын, өйләрен югалткан, әмма күңелләрендә өмет утын сүндермәгән шаһитларның тирән шәхси язмышлары ачыла.
Бу фотокүргәзмә — РФ Дәүләт Думасы аппараты һәм "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгының бердәм проекты. Ул Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшүе көненә багышлап оештырылган булган. Хәзер исә илнең төрле төбәкләрендә күрсәтелә. Баулыдагы фотокүргәзмәне оештыручы, Баулы туган як музее җитәкчесе Ирина Бадуртинова белдергәнчә, экспозиция Баулыда 2026 елның 26 июленә кадәр (шул көнне дә кертеп) эшләячәк. Баулылар күргәзмәне барып күрергә һәм әлеге фаҗига корбаннарының рухын хөрмәт итәргә көн саен иртәнге 08:00дән кичке 17:00гә кадәр килә ала. Керү бөтен теләүчеләр өчен дә бушлай.
Мәдәният йортына шәхсән килергә мөмкинлеге булмаганнар өчен РФ Дәүләт Думасының рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә күргәзмәнең тулы онлайн-версиясе тәкъдим ителә.
Фото: Баулы туган як музее, Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев