Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында санитар икеайлык дәвам итә

Салих авылы халкы зиратта өмә үткәргән. Изге эштә 40ка якын кеше катнашкан. Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә Салих клубы хезмәткәре Тәслия Галиева хәбәр итте.

Авыл халкы өмәдә шактый эш башкарган: кипкән үләнне тырмалап җыеп, зур агачларны кисеп, булган чүп чарны җыеп, трактор арбасына төягәннәр һәм чүплек өчен әзерләнгән махсус урынга илтеп бушатканнар. Шулай ук, эретеп ябыштырып, зират коймасын да ясап куйганнар. Өмәдә барлыгы 40 ка якын кеше — хәзерге вакытта башка җирләрдә яшәүче салихлылар, авыл халкы — олысы-кечесе актив катнашкан. Шулай ук матди ярдәм күрсәтүчеләр дә булган.

"Трактористыбыз Рафаид Рәхмәтуллинга, дружба пычкысы белән зур агачларны кисүчеләргә һәм барлык өмәчеләргә Алланың рәхмәтләре яусын. Һәммәсенә дә ныклы сәләмәтлек, озын гомер, тынычлык , аяз күк йөзләре телибез. Эшләгән изге эшләре үзләренә дә меңе белән әйләнеп кайтсын", — ди Тәслия Галиева.

Авыл халкы изге эшне оештыручы — зират караучы Исмәгыйль Закировка, аның тормыш иптәшенә һәм китапхәнәче Ләйсәнә Таһировага да бик рәхмәтле.

Фото: Тәслия Галиева шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ