Баулы районында өлкәннәргә бүләк өләшәләр
Томбарлы авыл җирлегендә яшәүче өлкән буын вәкилләренә зур игътибар күрсәтәләр.
Татар Томбарлысы мәдәният йорты, китапханәсе һәм Төмбарлы авыл җирлеге башкарма комитеты, шулай ук "Берлек" җәмгыяте хезмәткәрләре, 70 яшьтән узган авыл халкының өйләренә барып, бәйрәм белән котлаганнар. Һәр өлкән кешегә кайгырту һәм күңел җылысы белән җыелган азык-төлек җыелмасы тапшырылган. Моннан тыш, кунаклар, күпьеллык хезмәтләре һәм авылны үстерүгә өлеш керткәннәре өчен, җылы котлау сүзләре дә җиткергәннәр.
Өлкәннәр мондый игътибар күрсәтүгә бик сөенгәннәр. Аларның өйләренә барып котлау өлкән буынга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә буыннар арасындагы элемтәне ныгыту һәм үткәннәр турындагы истәлекне саклау да булып тора.
Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев