Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында – “Милли ашлар көне”

Баулы район үзәк китапханәсендә “Милли ашлар көне” дип исемләнгән күңелле чара узды. Чара, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап, якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелде.

Бүген Баулы үзәк китапханәсе, китап исе белән генә түгел,  төрледән-төрле милли ризыклар хуш исләре белән тулды.

Милли ашлар көне”н без, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап оештырдык, – дип сөйләде Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова. – Тиздән Халыкара хатын-кызлар көне, бу бәйрәмне районыбыз китапханәчеләре белән бергәләшеп, матур һәм күңелле итеп, үзебезчә рәхәт итеп билгеләп үтәсебез килде. Шул ук вакытта аңа матур мәгънә дә саласы килде. Безнең максат – күрешү генә түгел, ә үзебезнең милли гореф-гадәтләрне саклау йөзеннән, милли мәдәниятнең бер өлеше булган милли ашлар белән дә таныштыру, тәҗрибә уртаклашу”.

Бу чара, чыннан да, зур бер гаиләнең – районыбызда яшәүче төрле милләтләр арасында мәдәни-агарту эшләре алып баручы барлык китапханәчеләрнең – эчкерсез очрашуы, тәҗрибә уртаклашуы булды.

Район китапханәчеләре, Баулы төбәгендә гомер итүче төрле милләтләрнең ризыкларын пешереп алып килеп, аларның хезмәттәшләренә тәкъдим иттеләр. Табында нинди генә ризыклар юк иде – яңа пешкән икмәк, чәк-чәк, бавырсак, кош теле, өчпочмак, тәбикмәк һәм рус, татар, удмурт, чуваш халкының төрледән-төрле милли ризыклары. Районыбыз китапханәчеләре милли ризыкларның тарихы, пешерү тәртибе турында сөйләделәр. Татар Томбарлы авыл китапханәсе мөдире Эльвира Әхмәтҗанова, мәсәлән, татар халкының табын күрке булган икмәк пешереп алып килгән.

“Ипи – иң кадерле, туклыклы һәм бәракәтле ризык. Ипи пешерү элек-электән изге эшләрдән саналган, – дип сөйләде ул. –  Мин дә, үземне белә-белгәннән бирле, әниләр һәм әбиләр мичтә пешергән ипи ашап үстем. Әни безгә ипинең ачы камырыннан көлчәләр пешереп ашата иде. Ә ипи пешерү серләренә ныклабрак мин үземнең каенанамнан өйрәндем. Ул ипине, бала тәрбияләгән кебек карап һәм саклап, бик зур җаваплылык белән пешерә иде. Үзе колмактан чүпрә ясый иде. Бүгенге бәйрәмдә мин үзем ипи пешерү серләре белән уртаклашам”.

Кичә бер сулышта узды. Милли ризыкларны тәкъдим итү Фәнзия Галләметдинова башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре милли ризыкларны шаян сәхнә күренеше рәвешендә тәкъдим иттеләр. Рус һәм татар әбиенең чөкердәшүе бар кешенең күңеленә хуш килде.

Чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова да катнашты.

Баулы районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фәхриева катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм барлык китапханәчеләрне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте.

Чара милли ризыклар белән тулы чәй табыны белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев