Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында көзге эпизоотик чаралар үткәрелә

Йорт хайваннарында йогышлы авыруларны булдырмауга юнәлтелгән көзге профилактика чаралары дәвам итә. Ветеринарлар мөгезле эре терлекләргә, эт һәм песиләргә вакцина ясый, кан ала.

Салих авылында яшәүче Зөлфия һәм Рафаэль Идиатуллиннар күпләп мал-туар асрау белән 25 елдан артык шөгыльләнә. Бүгенге көндә хуҗалыкта 30дан артык мөгезле эре терлек, ат һәм сарыклар бар. Савым сыерлары гына да 14 баш. Идиатуллиннар аларга даими рәвештә вакцинация үткәреп торалар, чөнки профилактиканың сәламәтлек нигезе икәнен яхшы аңлыйлар.

“Вакцинация бит инде ул сәламәтлек дигән сүз. Малларыбызга котыру, сибирская язва, эмкар авыруларына каршы прививкаларны гел ясатып торабыз. Маллар исән булса, үзебез дә исән-сау булабыз, чирләмибез. Сөте, ите, мае куркыныч булмый, ашасаң да, сатсаң да”, – дип уртаклашты Рафаэль Идиатуллин.

Бу шәхси хуҗалыкта вакцинацияне Новозареченск ветеринария пункты ветеринарлары Илфат һәм Наҗия Ибраевлар үткәрделәр. Алар Салих авылына көзге профилактика чаралары үткәрергә килделәр һәм, өйдән өйгә йөреп, йорт хайваннарына йогышлы авыруларга каршы вакцина ясадылар. Ә районда мондый көзге профилактика эшләре 1 августта башланган.

“Иң беренче без шәхси секторда һәм хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләргә, сарык, кәҗә, атлар, эт һәм песигә котыру авыруына каршы вакцина ясадык”, – дип сөйләде Новозареченск ветеринария пункты мөдире Илфат Ибраев.

Новозареченск ветеринария пункты өч авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Тугыз торак пунктта шәхси хуҗалыклар, ике эре хуҗалык һәм дүрт крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар. 22 сентябрьгә булган мәгълүмат буенча, чама белән 2300 баш мөгезле эре терлеккә инде котыру авыруына каршы вакцинация үткәрелгән. Хәзер сибирская язва, эмкар авыруларына каршы вакцина ясала, лейкоз, бруцеллёз, туберкулёз булу-булмауны ачыклауга кан алына.

“Терлекләрне чалганда яки сатканда да, бер ай алдан бруцеллёз авыруы булу-булмауга канны тикшерергә кирәк, чөнки чит төбәкләрдә бу авыру еш очрый. Читтән мал алганда аеруча сак булу зарур, чөнки авыру терлек кайтырга һәм йогарга мөмкин”, – ди Илфат Ибраев.

Йогышлы авыруларны булдырмый калуның бердәнбер юлы – вакцина ясату. Ветеринар әйтүенчә, алар хезмәт күрсәтә торган җирлекләрдә яшәүчеләр бу мәсьәләгә уңай карашта тора, саклану чараларын алдан күрә. Ә белгечләр даими рәвештә бу авырулар турында мәгълүмат бирә, белешмәлекләр тарата.

“Сибирская язва авыруы шулай ук бик куркыныч, ул 3-4 көн эчендә чыга да, мал егыла да үлә. Ә бу авыруларга каршы дәвалау юк, чирләрне булдырмаска бары профилактик чаралар гына ярдәм итә. Безнең район әлеге вакытта йорт хайваннары арасында йогышлы авырулар буенча имин санала, андый-мондый зыянлы чирләр юк”, – дип мәгълүмат бирде ветеринар.

Профилактик чаралар вакытында шулай ук этләрне чиплаштыралар, төшкән булса, терлекләрнең номерларын алыштыралар. Ветеринарларның эше моның белән генә бетми әле. Бар мәгълүматны шул ук көнне махсус системаларга кертергә кирәк.

“Менә шулай йөреп чыкканнан соң, кайтып, шуларны ярты төн компьютерга кертәбез, бар мәгълүмат базаларга кертелә. Аннары шул ук эшләгән эшләрнең актлары “Барс” системасында языла. Аннары “Регагро” дигән система бар, шунда теркибез”, – дип сөйләде Илфат Ибраев.

Көзге эпизоотик чараларны 1 декабрьгә тәмамлау күздә тотыла.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев