Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында йорт хайваннарын чиплаштыру бара

Хәзер эт асраучыларга ветеринария клиникасына бару мәҗбүри түгел – белгечләр үзләре өйгә килә. Күптән түгел район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, Кызылъяр авылында яшәүче Минушиннар гаиләсенә барып, хуҗалыктагы этне чиплаштырдылар һәм аңа котыру авыруына каршы вакцина ясадылар.

Энҗе һәм Айрат Минушиннар йорт хайваннарын карауга бик җаваплы карыйлар: барлык прививкаларны үз вакытында ясаталар. Без үзебез ияләштергән хайваннар өчен җаваплы дигән гыйбәрә алар өчен буш сүз түгел. Чиплаштыру мәҗбүри булгач, ветеринария белгечләрен чакырырга булганнар. Аларның яраткан этләре Альма – гаилә әгъзасына әйләнеп беткән, ул әле алыштыргысыз ярдәмче дә. Минушиннар кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә, ә этләре фермада казларны саклый.

Альма безнең белән инде ике ел, чын сакчы һәм акыллы эт ул. Җәйләрен фермада кошларны саклый, көтә, ә кыш көне безнең белән яши. Без аны бик яратабыз, шуңа күрә сәламәтлеген һәм иминлеген кайгыртабыз. Чиплаштыру мәҗбүри дигәч, бу эшне эшләргә булдык. Безнең якларда төлкеләр йөри, шуңа күрә котыру авыруына каршы прививка да ясатабыз, – дип сөйли Энҗе Минушина.

Чиплаштыру процедурасы гади һәм куркынычсыз. Микрочип этнең җилкә тирәсеннән тире астына бер тапкыр һәм гомерлеккә кертелә. Яшь буенча чикләүләр юк – процедураны эткә ике ай булуга ясатырга ярый. Хайван турындагы мәгълүмат (токымы, кушаматы, төсе) һәм аның хуҗасы турындагы белешмәләр федераль мәгълүмат системасына кертелә.

– Чиплаштыру – иң беренче чиратта хуҗаның җаваплылыгы, чөнки эт – ерткыч хайван. Әгәр эт югалып табылса, аны мәгълүмат базасы аша табу күпкә җиңелрәк булачак. Моннан тыш, бу – хайваннар санын контрольдә тоту чарасы да. Шуны искәртәм: закон буенча бу процедура мәҗбүри булып тора. 2026 елның 1 гыйнварыннан чип булмаган өчен штрафлар каралган, – дип билгеләп үтте Баулы районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Александрова.

Бүгенге көндә Баулы районында 1000нән артык эт чиплаштырылган. Процедурага язылу өчен ветеринария берләшмәсе телефоннары: 5-77-23, 5-77-38.

 

ФОТО: ЛӘЙСӘН СӘЕТГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев