Баулы районында Яңа ел чаралары башланды
Кызылъяр мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре өчен Яңа ел кичәсе уздырганнар. Килгән кунакларны Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов якынлашып килүче Яңа еллар белән котлаган.
Мәдәният йорты үзешчәннәре матур җырлар башкарганнар. Кунаклар үзләре дә теләкләрен җиткергәннәр.
Бәйрәмгә ямь өстәп, Кыш Бабай да кунакка килгән һәм кунакларга тәмле күчтәнәчләр өләшкән. Яңа елны каршы алуга багышланган кичә мул табын артында дәвам иткән.
“Бәйрәмне оештырырга матди ярдәм күрсәткән Ильдар Фатхутдиновка зур рәхмәт”, – дип уртаклашты Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.
Фото: Кызылъяр мәдәният йорты архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев