Баулы районында “Демография” илкүләм проекты тормышка ашырыла
“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проект кысаларында, 65 яшьтән өлкәнрәкләр медицина оешмаларына «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспортында китерелә. Бу юлы Татар Кандызы авылы өлкәннәрен Поповка табиблык амбулаториясенә алып килделәр.
Табибка һәм белгечләргә чират торган арада без өлкән яшьтәге апалар һәм абыйлар белән аралашып алдык.
Соңгы елларда Гомәр Кәбировның төрле авырулары баш калкыта башлаган. Шуңа күрә пенсионер еш кына табибларга мөрәҗәгать итә. Бу юлы ул планлы диспансерлаштыру үтәргә килгән.
– Авылдагы табиблык амбулаториясен саклап калу яхшы булды. Безгә, өлкәннәргә, монда йөрергә уңайлырак, – дип, фикерләре белән уртаклашты Гомәр Кәбиров. – Машина эзләргә, чиратта торырга кирәкми – барысы да якында гына.
Авыруларны ЭКГ үткәрү мөмкинлеге табибларның эшен дә җиңеләйтә, ә пациентларга район үзәк хастаханәсенә йөрергә кирәкми. Татар Кандызы авылыннан килгән Данисә Нуруллина һәм Фатыйма Сәйфуллина, барлык процедураларны үтеп, табиб бәяләмәсен көтәләр иде.
– Мондый программа уйлап тапканнары өчен, зур рәхмәт, – ди Данисә Нуруллина. – Хастаханәгә бушлай алып киләләр, көтеп торалар, аннары өйгә үк алып кайтып та куялар. Мин – инвалид, шәфкать туташлары һәм табиблар ярдәмендә генә яшим. Кирәк булса, бездә авыл фельдшеры да яхшы, хәтта төнлә дә йөгереп килә.
– Башта авылдагы медпунктка барабыз. Анда фельдшер безнең барлык авыруларыбызны да белә инде, – дип сөйләде Фатыйма Сәйфуллина. – Мин инде күп еллар йөрәк авыруы белән икенче төркем инвалид. Без ел саен медицина тикшерүе узабыз, аннары безне диспансерлаштыруга алып киләләр
– Без, авыл халкы, даими рәвештә район хастаханәсенә барып йөри алмыйбыз, – ди гомере буе фермада эшләгән пенсионер Гөлҗиһан Солтанова. – Табибларыбызга, шәфкать туташларыбызга зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Әлеге программа ничек тормышка ашырыла? Поповка табиб амбулаториясендә дәвалану һәм диспансеризация үтү, табибларның киңәшләре хакында тулырак “Хезмәткә дан” район газетасының 27 гыйнвар көнне чыккан өченче санында тулырак укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев