Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында балаларга дини тәрбия бирәләр

Баулы районы мөхтәсибәте тарафыннан Баулы шәһәренең “Гали” һәм “Өмет” мәчетләрендә балалар өчен тәрбия сәгатьләре оештыру каралган. Мондый дәресләр, гадәттә, каникуллар вакытында үткәрелә. Мәктәп укучыларының җәйге һәм кышкы яллары вакытында Исергәп һәм Кызылъяр авылы мәчетендә дә балалар өчен тәрбия сәгатьләре оештыру күркәм гадәткә әверелде.

Быел да Исергәп һәм Кызылъяр авылларында яшәүче малайлар һәм кызлар өчен җәйге ялларның ике атнасы файдалы һәм кызыклы үтте.

– Динебезгә нигезләнгән тәрбия һәм ял сәгатьләре бик мөһим, – дип фикерләре белән бүлеште Исергәп авылы имам-хатыйбы Камил Шәмсуаров. –  Быел балалар өчен оештырылган чаралар аеруча да кызыклы, мавыктыргыч булды, чөнки безгә бу юлы ярдәмгә яшь шәкерт Абделгазиз Хәмитов килде. Ул Әлмәт мәдрәсәсендә беренче курста белем ала. Мәчеткә килгән балаларга шәригать дәресләре – фикһ, гарәп хәрефләрен өйрәтте, Коръән уку, әдәп-әхлак нигезләрен бирде. Шәкертебезне балалар да, үзебез дә үз итеп өлгердек, яраттык.

Оештыручылар сүзләренчә, балалар җирле кафеда кайнар аш белән дә тәэмин ителгәннәр.

– Быел безнең мәчеттә тәрбия дәресләре 1 июньнән 5 июньгә кадәр, 3 августтан 7 августка кадәр, ягъни дүртәр көн итеп ике тапкыр оештырылды, – дип сөйләде Кызылъяр авылы “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Фәнис Хәлфетдинов. Дәресләргә 15-20 бала йөрде. Шулай ук укулар һәм уеннардан тыш кайнар аш белән тәэмин иттек. Дәресләрне үзебезнең җирле абыстайлар ярдәме белән үткәрдек.

Шәһәр мәчетләрендә дә, Исергәп һәм Кызылъяр авылы мәчетләрендә дә балаларны кызыксындыру максатында уеннарда бүләкләгәннәр, өйләренә кайтып киткән вакытта да күчтәнәчләр биреп озатырга тырышканнар.

Фото: Исергәп мәчете архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев