Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районына республика казыйлары килде

Баулыда Татарстан республикасы казыйларының күчмә җыелышы үтте. Кунаклар өчен бай экскурсия программасы әзерләнгән иде. Аларны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов һәм район җитәкчелеге озатып йөрде.

Чарага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, республиканың төрле төбәкләреннән казыйлар килде. Алар өчен Баулы буйлап экскурсия шәһәрнең 4нче гимназиясеннән башланды. Биредә намаз уку бүлмәсе булуы хәзрәтләрдә соклану уятты. Алар уку йорты буйлап йөреп чыккан арада укытучылар, укучылар белән аралашырга да өлгерделәр.

“Кунакларыбыз, гимназиянең балаларны укыту программаларын карап, бик сокланып һәм сөенеп чыктылар, – дип хәбәр итте районның имам- мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Гимназиядә булганнан соң, “Гали” мәчетендә күчмә утырышның төп өлеше узды. Мондый җыелыш республикада квартал саен оештырыла. Бу юлы аның Баулыда узуы бик сөенечле. Җыелыш барышында халыктан булган сорауларга җавап табыла, киңәшләшү була һәм соңыннан, шул мәсьәлә чишелеше булып, карар чыгарыла”.

Оештыручылар сүзләренчә, республика кунаклары Кызылъяр авылында якташыбыз Фәнис Яруллинның музей-йортында да булганнар. Андагы экспонатларны карап, Фәнис абый рухына Коръән укып, догалар кылынган.

“Җәлил хәзрәт музей экспонатлары арасыннан Фәнис Яруллинның үз куллары белән язылган дога күчермәсен күреп алды, – дип сөйләде музей-йорт фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина, очрашудан алган тәэсирләре белән бүлешеп. – Ул әлеге күчермәнең фотосын җибәрүне үтенде, чөнки Җәлил хәзрәт яшәгән Балтач районы Бөрбаш авылында Фәнис Яруллин иҗатына багышланган иҗат почмагы бар икән. Әлеге күчермә үрнәген ул шунда урнаштырачагын әйтте. Җәлил хәзрәтнең Фәнис Яруллин шигырьләрен яттан белүе сокландырды. Халык арасында чыгыш ясаган вакытта да Фәнис Яруллин шигырьләрен куллануын әйтте. Безнең өчен Җәлил хәзрәтнең тагын бер ягы ачылды: ул безнең якташыбыз иҗатын яратучы шәхес икән. Үз чиратыбызда без аңа әдипнең китапларын бүләк иттек. Җәлил хәзрәт тә үз китапларын бүләк итте”.

“Җәлил хәзрәтнең үтемле, уйландыра торган вәгазьләрен, үгет-нәсихәтләрен тыңладык, ул ислам диненең асылын бик аңлаешлы итеп ачып бирде. Аның һәр вәгазе яшькә дә, өлкән буынга да зур сабак бирә, яшәү мәгьнәсен аңлата, – дип уртаклашты Кызылъяр авылы ветераннар советы рәисе Серинә Вәлиева. – Җәлил хәзрәт балаларга беренче ислам дине дәресләре бирүче дә. Бала язмышы – ил язмышы булуы, һәрбер әти-әнинең бурычы иманлы, тәрбияле, намуслы бала тәрбияләп калдыру икәне турында да аңлатылды”.

Соңыннан кунаклар, Кызылъярның “Җәмигъ” мәчете имамы Фәнис Хәлфетдинов чакыруы буенча, авыл мәчетенә кереп, намаз укып, дога кылганнар. Җәлил хәзрәт мәчеттәге дин әһелләренэ үзенең китапларын бүләк иткән. Аннары кунаклар Баулының “Өмет” мәчетенә барганнар.

“Өмет” мәчетендә намаз укылды һәм, Коръән укып, догалар кылдык, кунакларыбызны төшке кайнар ризык белән сыйладык һәм Исергәп авылына юл тоттык. Анда иң беренче, юл өстендә генә урнашкан зиратка кереп, мәрхүмнәргә Коръән укып, догалар кылынды. Аннары Исергәп авылы мәчетенә кердек, анда да намаз укыдык”, – дип мәгълүмат бирде Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

Республика кунаклары шулай ук, авыл мәктәбенә кереп, музей белән танышып чыкканнар. Музейның фәнни җитәкчесе, укытучы Рим Гафиятуллин хәзрәтләргә борынгы музей, Исергәп авылының Җиңү һәм Дан музее хакында сөйләгән.

Алдагы көнне Баулының үзәк “Гали” мәчетендә “Җәлил хәзрәт вәгазьләре” дә узды. Чарада 150 дән артык кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев