Баулы районы ветераны юбилеен билгеләп үтте
Исергәп авылында яшәүче хезмәт ветераны Дания Латыпова балалары, оныклары кочагында 90 яшен каршы алды. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина аны өенә барып тәбрик итте.
Дания Мирхәтим кызы Баулының 1 санлы мәктәбендә ун класс бетерә. Төгәл саннар белән эш итәргә яраткан Дания апа озак уйлап тормый, хисапчы һөнәрен үзләштерә.
– Әниебез хезмәт юлын Урыстамак авылында эшләп башлаган. Аннары гомере буе Исергәп авылы кибетендә эшләде, – дип сөйләде юбилярның кызы Зөлфия Латипова. – Әни һәрвакыт кешеләр белән уртак тел табып, намуслы итеп эшләде. Авыл халкы аны, ә ул халыкны яратты. Район кулланучылар җәмгыятендәге аның хезмәт стажы кырык елдан артык.
Бүгенге көндә ул хезмәт ветераны, бик күп мактау хатлары, медальләр иясе.
Дания апаның тормыш иптәше Рәсим абый фаҗигале төстә вафат булган. Яшьли тол калып, өч баланы Дания апа үзе генә карап үстереп, белем һәм тәрбия биргән. Бүгенге көндә кызы Зөлфия тәрбиясендә, балалары һәм оныклары бәхетенә сөенеп яши.
Фото: Зөлфия Латипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев