Баулы районы Шалты авылында май канаты ясарга өйрәтү буенча осталык дәресе булды
Баулы районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы үсеп килүче буынга милли йолалар, гореф-гадәтләрне тапшырып калдыру юнәлешендә бик күп эшләр башкара. Авыл җирлекләрендә үткән милли бәйрәмнәр, түгәрәк өстәлләр, викториналар, очрашулар, кичке уеннар, бәйгеләр һәм осталык дәресләре – моны ачык мисалы. Шалты авылында узган май канаты ясау дәресе дә укучы балалар өчен оештырылган.
Районыбыздагы иң актив, иң креатив, яңарышларга бай һәм борынгы үткәнебезне чагылдырган бәйрәмнәр оештыруда Шалты авылының "Ак калфак" оешмасына тиңнәр юк. Аның белнә җитәкчелек итүче ветеран укытучы Наҗия Гыйльфанованы идеяләр генераторы дисәк тә, ялгыш булмас. Инде тарих битләрендә һәм өлкәннәр телендә генә калып барган "Урак бәйрәме", "Сөмбелә", "Колмактан ипи пешерү", "Мич ашлары әзерләү", "Калфак чигү" һәм башка шундый күркәм чаралар биредә ел әйләнәсе туктап тормый. Һәр чарага өлкән буын кешеләренең кушылуы тагын да күркәмлек өсти. Бу юлы да Фәүзия Канипова, Рәдилә Хәләпова, Галия Гыйльфановалар читтә калмаган. Чарага һәрберсе үз өлешләрен керткәннәр.
Көз, кыш айлары авылларда каз өмәләре гөрли. Әлбәттә, мондый вакыйганы да Шалты "Ак калфак"лары кулдан ычкындырмый, зур бәйрәм оештыра. Өмә үткәрү, каз ите ашау гына түгел, аның мамыгын, канат- каурыйларын да белеп эш итәргә кирәк бит.
– Каз өмәләре – борын-борыннан килгән күңелле дә, катлаулы да эшләрнең берсе ул. Шул ук вакытта ул безнең татар халкы өчен муллык бәйрәме дә, – ди Наҗия Гыйльфанова. – Ник әле бу бәйрәмне дә үзебезнең укучыларга, оныкларга күрсәтеп, өйрәтеп калдырмаска? Шундый ният белән, без мастер-класс үткәрергә булдык. Чарага авылыбызның уңган-булган хуҗабикәләрен чакырдык. Алар арасында Ләләгөл ханым Кашапова да бар. Ул каз каурыеннан май канаты ясауны сөйләп, укучыларга күрсәтте. Балалар, бигрәк тә кызлар мондый чараларны көтеп алалар.
Наҗия ханым сүзләренчә, башта балаларга каз асрау, аның файдалы һәм шифалы үзенчәлекләрен, каз өмәләре, итен эшкәртү, аннан аш-су әзерләү, каз мамыгын, каурыен эшкәртү, каз белән бәйле юрау-ышанулар хакында да тәфсилләп аңлатканнар. Әлбәттә, татар хатын-кызлары, нинди генә күмәк эш башкарса да, тапкыр һәм кызык сүзләр, истәлекле вакыйгаларны искә төшереп, шул ук вакытта җыр-моң, такмаклар белән үрелеп барган. Бу юлы да балалар, яшүсмер кызлар, өлкән апаларына кушылып, байтак җырларны көйләгәннәр. Мондый вакытта бигрәк тә һәркем яраткан "Каз канаты" җыры күңелдән китми.
– Мондый май канаты ясап караган юк иде, кызыклы булды, – ди Диләрә Хәләпова һәм Розалина Шакирова. – Без авылда оештырылган бәйрәмнәргә теләп киләбез.
– Бүгенге көндә мондый кирәк-яракларны кибеттән сатып алырга күнектек, – дип, фикерләре белән уртаклашты Альмира Каһирова. – Үз кулларың белән ясаганы кадерлерәк инде. Менә мин дә май канаты ясадым. Аны да тигез, матур итеп ясый белергә, сабын дөрес итеп җыярга, оста итеп бәйләргә кирәк. Май канаты кулга тотарга уңай булырга тиеш.
Каз каурыеннан май канаты ясау осталык дәресе уздыру өчен музей бүлмәсендәге борынгы өй күренеше булган урынны сайлау да отышлы булган. Биредә татар рухын гәүдәләндергән борынгы татар өе үзе үк балалар күңеленә миллилек орлыкларын сала.
– Бу бүлмәне очраклы рәвештә генә сайламадык. Өлкән һәм урта буыннарның җылы балачак хатирәләрен искә төшерүче авыл миче генә дә ни тора бит, – ди Наҗия Гыйльфанова. – Мичтә пешкән коймак-тәбикмәкләр, көлчә, ипекәйләр хакында да сөйләдек.
Каз каурыеннан май канаты ясау мастер классы күңелле чәй табыны белән тәмам булган. Әлбәттә, табынга яңа гына ясалган май канаты ярдәмендә каз мае белән майланган тәбикмәк, коймаклар куелган.
Фото: Наҗия Гыйльфанова шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев