Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы мәктәбендә – рәсемнәр күргәзмәсе

Кызылъяр мәктәбендә “ЭкоКүбәләкләр” экология берләшмәсе эшләп килә. Алар табигатьне саклау буенча төрле чаралар оештыралар. «Экология – балалар күзлегеннән» дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе – шуларның берсе.

Дөньяны экологик һәлакәттән саклап калу мәсьәләсе күптән барлыкка килгән. Бу эшнең актуальлеге туган якның табигате өчен җаваплылык хисләрен формалаштыру һәм аны яхшы якка үзгәртү теләге белән бәйле. Бу максат белән, Кызылъяр мәктәбенең “ЭкоКүбәләкләр” экология берләшмәсе укучылары "Экология – балалар күзлегеннән" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырган. Алар бу чараны “ЭКВЕСТ” республика конкурсы биремнәрен үтәү кысаларында үткәргәннәр.

Исегезгә төшерәбез: конкурсны, Татарстан республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә, “Чиста булачак” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы үткәрә. Аның кысаларында, экология берләшмәләренә табигатьне саклау чаралары уздыру буенча биремнәр бирелә. Моңа кадәр Кызылъяр мәктәбенең “ЭкоКүбәләкләр”е үзләренең командалары турында видеоролик әзерләгәннәр, мәктәп укучылары өчен экология дәресе, Ык елгасы ярларын чистарту өмәсе үткәргәннәр, әйберләрне икенчел куллануны популярлаштыру чарасы уздырганнар иде. Шулай ук алар, “Калдыкларны аерым җыю практикумы” биреме кысаларында, мәктәптә икенчел чимал җыю акциясе, Бөтендөнья экологик белемнәр көне уңаеннан да төрле чаралар үткәргәннәр.

Фото: Кызылъяр мәктәбе архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев