Баулы районы фельдшеры: “Рәхмәт ишеткәч, авырлыклар онытыла”
21 февральдә Россиядә Фельдшерлар көне билгеләп үтелә. Кызылъяр фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Хәмзинаның да һөнәри бәйрәме ул.
Сәламәтлеге белән нинди генә проблема килеп чыкса да, авыл кешесе фельдшер-акушерлык пунктына юл тота. Бу яктан Кызылъяр халкы бәхетле, чөнки аларны монда үз эшенең остасы булган белгеч, фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Хәмзина ачык йөзе белән каршы ала.
Үз эшенең остасы
Алсу Салават кызы Баулыда дөньяга килә. Туганнары арасында бу медицина өлкәсендә эшләүчеләр шактый була. Шулар киңәше беләнме, 1нче мәктәпне тәмамлагач, Алсу 2001 елда Октябрьский шәһәренең медицина көллиятенә укырга керә. “Дәвалау эше” белгечлеге буенча дүрт ел белем алгач, 2005 елда Баулы үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасы регистратурасында эшли башлый. Декреттан соң, ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә күчә. Ә 2013 елда Алсуны әнисенең туган авылы Кызылъярга фельдшер-акушерлык пунктына эшкә җибәрәләр. Шуннан бирле инде 12 ел Баулыдан йөреп эшли.
Авыл халкы аны яхшы кабул иткән, чөнки Алсуның сөйкемле сөяге бар – ул һәрчак ачык йөзле, аралашучан, бик җитез, йөгереп кенә йөри. Бу сыйфатлары аңа кешеләр белән уртак тел табарга ярдәм иткән. Баштагы мәлләрдә медпунктта эш шартлары бик үк яхшы булмый – иске бина, кышларын аеруча салкын. 2019 елда Кызылъярда, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” федераль проекты кысаларында, заманча җиһазланган, модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылды.
Бүгенге көндә фельдшерга йөкләнеш зур: аның участогында 1300 кеше исәпләнә. Алсу карамагында – мәктәптә укучы 156 бала һәм ике балалар бакчасына йөрүче 54 сабый. Кызылъярда ул бердәнбер фельдшер. Ярый әле 2024 елда, “Фельдшер ярдәмчесе” проекты кысаларында, ФАПта кече шәфкать туташы Алсу Кашапова эшли башлаган. Ул Бөгелмә медицина көллиятендә махсус белем алган һәм хәзер ул – фельдшерның уң кулы.
– Мин Алсуга бик рәхмәтлемен, ул уколлардан кала барысын да эшли – пациентларның кан басымын, температурасын үлчи, медицина документларын тутыра, шулай ук авыр йөрүче һәм ятып авырый торган кешеләрнең өйләренә бара, перевязкалар ясый, аларның торышын күзәтә. Хәлләре начарлануын күрсә, мине чакырта, – ди Алсу Хәмзина.
Авыл җирендә фельдшер табибка тиң, ул медицинаның барлык өлкәләрендә квалификацияле белгеч булырга тиеш, чөнки аның кулында иң кадерлесе – кеше гомере. Фельдшер авыруны карый, дәвалау билгели, аеруча авыр очракларда табибларга барырга киңәш итә яки ашыгыч ярдәм чакырта. Моннан тыш, еш кына психолог ролен дә үти, киңәшләр дә бирә, чөнки өлкән яшьтәге пациентлар еш кына моң-зарларын да сөйлиләр.
– Алсу Салаватовна районыбызның иң зур авылына хезмәт күрсәтә, аның эш күләме бик зур. Әмма ул үз вазыйфаларын тулысынча үти, барысына да өлгерә – диспансерлаштыруга, пациентларны диспансер күзәтүгә, өйгә барып ашыгыч ярдәм күрсәтүгә, балаларны һәм йөкле хатын-кызларны патронажлауга, вакцинация уздыруга, – дип билгеләп үтте Баулы район үзәк хастаханәсе өлкән фельдшеры Гөлназ Гыймаева. – Алсу – бик актив һәм позитив кеше, пациентларны һәрвакыт елмаеп каршы ала. Шуңа күрә дә Кызылъярда аның абруе зур.
Гадәти эш көне
– Безнең эш көне сәгать сигездә башлана, – ди Алсу. – Кайбер көннәрдә иртән җидедән үк чакыра башлыйлар: “Иртән кереп чыга алмассың микән”, – дип шалтыраталар. Өйләрне йөреп чыкканнан соң, ФАПка киләм. Монда мине укол ясатучылар һәм башка авырулар көтеп тора. Төштән соң кичкә кадәр документ эше белән утырабыз, ә ул бик күп.
Авыл халкы Алсуга ышаныч белән карый – тәүлек әйләнәсе төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, киңәшләшәләр. Эш вакыты тәмамлангач, кичектергесез хәл килеп чыккан очракта нишләргә, дигән сорау күпләрне борчый.
– Авылда яшәп эшләүче фельдшерлар төнге чакыруларга да йөриләр. Бу бик авыр, чөнки алар чынлыкта ялсыз эшлиләр. Ә инде фельдшер Алсу Салаватовна кебек йөреп эшләүче икән, бу очракта, эш сәгате тәмамлангач, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, – дип аңлатты район үзәк хастаханәсе өлкән фельдшеры Гөлназ Гыймаева.
Медицина хезмәткәре ярдәмчел, игелекле, кыю, хезмәт сөючән, тәвәккәл һәм җитез булырга тиеш. Карарларны тиз кабул итә белү дә таләп ителә. Алсу бу сыйфатларның барысына да ия. Ул үзенең эше авыр икәнен яшерми, ләкин ул үз һөнәрен яратып һәм зур җаваплылык белән башкара.
– Авыр эш көненнән арып кайтасың да, рәхмәт сүзләре ишеткәч, авырлыклар онытыла, иртән тагын канатланып чыгып китәсең, – ди Алсу.
Ә рәхмәт сүзләрен ул көненә бик күп тапкыр ишетә, чөнки ФАПка көн саен 30-40 кеше мөрәҗәгать итә, 3-4 өйгә ашыгыч чакырту була. Авыл зур, Алсу өйләргә шәхси автомобиле белән йөри. Өлкәннәр аны, балаларын каршы алган кебек, дүрт күз белән көтеп торалар. Алсу кебекләр турында сөйләгәндә, сүзе белән дәвалый, дип әйтәләр.
– Сезне күргәч, рәхәт булып китә, диләр. Кешеләрнең күңелләре булгач, мин дә тынычланам, авырлыклар онытыла, – ди Алсу.
Ышанычлы тылың булса, эшләр дә гөрләп бара. Гаиләсе – таянычы. Тормыш иптәше Рөстәм белән гаилә коруларына быел 20 ел тула, ике кызлары бар. Олысы әнисе эзеннән киткән – Риана Октябрьский медицина көллиятенең икенче курсында белем ала. Икенче кызлары Алинә 8нче сыйныфта укый.
Алсу буш вакытында (ул, гадәттә, бердәнбер ял көне якшәмбе) китап укырга, рәсем ясарга, якыннарын тәмле ризыклар белән сыйларга ярата. Спорт белән дә дус ул: район үзәк хастаханәсе данын яклап, төрле ярышларда катнаша.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Алсу Хәмзина, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен (медицина өлкәсендә эшли башлавына 20 ел), төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булган. Күптән түгел аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырганнар. Шулай да, аның өчен иң кадерлесе – авыл халкының ихтирамы, ихлас рәхмәт сүзләре.
– Безнең Алсуыбыз шәфкать туташы һөнәрен бик белеп сайлаган. Бу фикерне авылыбызда яшәүче бөтен кеше дә әйтә торгандыр, чөнки, кайчан килеп кермә, җылы караш, ачык йөз, тәмле тел белән каршы ала белә ул, бу сыйфатлар бар кешегә дә бирелмәгән, – дип уртаклашты Серинә Вәлиева. – Медпунктыбыз чип-чиста, ялт итеп тора, үзе җылы, бөтен уңайлыклар бар. Алсу йөгереп чыгып каршы ала, ни өчен килүне сораша, матур киңәшләрен бирә һәм, кирәк икән, уколларын ясый. Шулай һәрвакыт җанын биреп эшли торган, үз эшенең остасы безнең Алсуыбыз. Кече шәфкать туташы да ачык йөз белән каршы ала. Исән-сау эшләсеннәр, халыкка күрсәткән барлык игелекләре үзләренә яхшылык булып кайтсын, гаилә бәхете телим.
– Мин үзем дә медицина өлкәсендә эшләдем, элек бит фельдшер пунктлары бик иске иде. Хәзер заманча ФАПлар төзеделәр, килеп керүләре күңелле, һәр җирдә чисталык. Өстәвенә, ачык йөз белән каршы алучы ягымлы медицина хезмәткәрләре эшләгәч, икеләтә сөенеч. Ике Алсу да – олыларны олы, кечеләрне кече итә белә торган кешеләр, – дип сөйләде Гөлфия Белалова. – Фельдшерыбыз Алсу гел йөгереп кенә йөри, минем аның беркайчан да кәефсез чагын күргән юк. Мин аның медицина өлкәсендә эшләүче туганнары Әнисә Шамилевна белән Альфира Шамилевнаны беләм, алар да ачык йөзле кешеләр. Алсуның әнисе Зәйтүнә Шамилевна белән бергә эшләдек, ул да ягымлы кеше, әтисе Салават Миннегалиевич укытучы, бик булган кеше. Алсу менә шундый хезмәт сөючән гаиләдән ул.
21 февральдә Россиядә Фельдшерлар көне билгеләп үтелә, язмабыз герое Алсу Хәмзинаның да һөнәри бәйрәме ул. Әлеге шәфкатьле һөнәрне сайлаган һәркемгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, эшләрендә уңышлар телибез.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев