Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы балалары Фәнис Яруллин әкиятләрен искә төшергәннәр

Кызылъяр авылының «Каенкай» балалар бакчасы сабыйлары, тәрбиячеләре Альбина Ямалетдинова белән, Фәнис Яруллинның музей-йортында узган чарада катнашканнар.

Кызылъяр балалары якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның музей-йортында булган кичәләрдә даими катнашып тора.
Музей-йорт фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина бу юлы балалар бакчасы сабыйлары белән Фәнис Яруллин әкиятләре буенча мавыктыргыч уен үткәргән.

Балалар якташыбыз иҗат иткән таныш әкиятләрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләрне зур кызыксыну белән караганнар, тискәре һәм уңай геройларның гамәлләренә бәя биргәннәр.

Сабыйлар кыш, Яңа ел белән бәйле башка авторларның әкиятләрен дә искә төшергәннәр. Гүзәлия Газизуллина "Татар телендә мультфильмнар" сериясеннән "Кар малай" видеоязмасын да күрсәткән.

Музей сәгатенең икенче өлешендә, коллектив эш буларак, "Кар малай" аппликациясен ясаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев