Баулы районы авылларында Сабан туйлары гөрли
Кызылъярлар ямьле Ык елгасы буена Сабан туена җыелды. Бәйрәмдә башкала артистлары Гүзәл Уразова белән Илдар Әхмәтов катнашуы аны тагын да җанландырып җибәрде.
Кызылъяр Сабан туе «Нәүрүз» фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Аларны "Асылташ" бию коллективы алыштырды.

Бәйрәм кунакларын Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов, Тәлгать хәзрәт Идиятуллин котлады. "Кызылъяр" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Фәтхетдинов кыр батырларын, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде. Авыл активистларына, Сабан туен оештыруга аеруча зур өлеш кертүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.

Сабан туен Ленир Дәүләтшин гадәттәгечә матур итеп алып барды. Бәйрәм оешкан төстә узды: җыр-биюләргә, уеннарга һәм ярышларга бай булды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Иң мавыктыргыч мәйдан көрәш келәме булды. Бил алышырга Россия чемпионы исеменә лаек булган көрәшчеләр дә чыкты. Үз авырлык категорияләрендә җиңгән яшь спортчылар арасында җирәбә салу юлы белән билгеләнгән яшь абсолют батырга Илмир Сабиров бүләге – тәкә – бирелде.

Баш батыр өчен Рамазан Мөхәммәтгәрәев белән Илдар Низамов көрәште. Нәтиҗәдә абсолют батыр булып өченче ел рәттән Илдар Низамов калды.
Сабан туе сәхнәсендә үзешчән артистлар, җырчы Ленар Шәймөхәммәтов, виртуоз баянчы Руслан Мөхәммәдиев чыгыш ясады. Күпләр Кызылъяр Сабан туенда Татарстанның халык артисты Айдар Галимовны да көткән иде. Кызганычка каршы, әтисе вафат булу сәбәпле, ул бәйрәмгә килә алмады. Аның урынына Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов концерт куйды, аларның чыгышлары – Артур Ганиуллинның авылдашларына Сабан туе бүләге. Бәйрәм кунаклары башкала артистлары чыгышын бик җылы кабул итте, кушылып җырлаучылар, биючеләр шактый булды.

"Бүгенге бәйрәм бик ошады. Гүзәл Уразованың безгә килүе көтелмәгән булды. Шулхәтле шәп концерт, – дип уртаклашты Алина Идрисова. – Сабан туе алдыннан бәйрәмне оештыручылар Ленир, Кәрим – барыбыз бергә – мәйданны җыештырдык. Бик күңелле матур бәйрәм булды. Шулкадәрле күп кеше килгән".

Сабан туена күрше районнарда яшәүче кызылъярлар да кайткан.
"Мин үзем Бөгелмәдә яшим, җиденче класстан соң туган авылым Кызылъярдан чыгып киткән идем. Сабан туена ел саен дәртләнеп кайтам, җырларга, биергә, – дип уртаклашты бәйрәмне оештыруга аеруча зур өлеш кертүчеләрнең берсе Илдар Минәҗев. – Администрациягә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт, бик матур бәйрәм оештырганнар. Барлык якташларыма ныклы сәламәтлек, мул тормышлар телим ".
Сүз уңаеннан, ел саен Кызылъярда Сабан туе авыл халкы, авыл җирлеге башкарма комитеты, иганәчеләр ярдәме белән оештырыла һәм югары дәрәҗәдә үтә.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев