Баулы районы авылларында көзге бәйрәмнәр үтә
Яңа Шалты авыл мәдәният йортында төрле чаралар үткәрелеп тора. Күптән түгел өлкән буын өчен шундый кызыклы кичә булган.
Яңа Шалты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, олы яшьтәге апалар өчен “Көзге муллык безнең күңелләрдә” дип исемләнгән очрашу уздырган.
“Очрашу барышында татар халкының төрле уеннарын уйнадык, биедек. Табигать кочагында рәхәтләнеп күңел ачтык, – дип, сөенечен уртаклашты Энҗе Латыйпова.
Чара ахырында бергәләшеп чәй эчкәннәр, гапләшеп утырганнар.
Яңа Шалты мәдәният йортында төрле яшьтәгеләр өчен төрле түгәрәкләр дә эшли.
Фото: мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев