Баулы районы авылларында яшәүчеләр дә солдатларга ярдәм итә
Бүгенге көндә тормышлар мул булса да, Украина җирлегендә барган махсус операция күпләрне борчый. Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү йөзеннән Баулы районында яшәүче өлкәннәр дә, эшче яшьләр, хәтта балалар да үз өлешләрен кертергә тырыша. Яңа Шалты авылында яшәүче Наҗия Ибраеваның да соңгы көннәрдә кулыннан бәйләме төшми.
– Яңа Шалты авылында гуманитар ярдәм туплауны ишетү белән дә күңелемнән тиз генә кирәк-яракларны барлап куйдым, – дип сөйләде Наҗия Наил кызы. – Анда да кемнеңдер газизләре, безнең районнан гына да күпме ир-егетләребез китте. Әни кеше буларак, мин дә кул кушырып утыра алмыйм. Хәзер кыш. Салкын көннәр. Кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә кирәк. Алдан да бәйләп куйган берничә пар оекбашым бар иде, шуларны куйдым. Шулай ук җылы трико, калын чалбар, бүрек, эчке киемнәр, кибеттән алган носкилар, гигиена кирәк-яраклары һәм мамык, бинт кебек әйберләр тупладым, пакетлы чәйләр алдым.

Наҗия ханым сүзләренчә, йон оекбашлар да, кибеттән сатып алган җептән бәйләгән кием-салымнарның да солдатларга кирәге чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев