Баулы музыканты: «Сәләткә чикләр юк»
Баулы – талантлы кешеләргә бай төбәк. Берничә төрле инструментта уйнаучы, музыка сәнгатен үсеп килүче буынга тапшыручы остаз Альмира Хөббәтуллина да шундый талантлы шәхесләр исемлеген тулыландыра.
Альмира Хөббәтуллина катнашында район күләмендә күп кенә концертлар һәм бәйрәм чаралары уза. Бүген дә ул сәхнәдә репетиция ясый. Балачактан ук аккордеонда һәм рояльдә иркен уйнаганлыктан, аңа яңа инструментларны үзләштерү дә авыр түгел.
– Мин алты яшемнән музыкага гашыйк. Бүген дә әле миңа зур рояль алып бүләк итүләрен хәтерлим, – дип сөйләде Альмира Хөббәтуллина. – Кешеләрнең сәләтенә чикләр юк. Рояль, аккардеонны үзләштердем. Тик рояльне концертларда күтәреп йөртеп булмый бит. Шунлыктан мелодика дигән тынлы коралда уйнарга өйрәндем.
Яхшы остазның укучылары да аның юлын сайлыйлар. Альмира Хөббәтуллинаның да музыка дәресләре укыткан балалар арасында шул юнәлешне сайлап алучылары күп. Альмира Рәфис кызы укучыларга дәресләр генә бирми, ансамбль белән дә җитәкчелек итә. Шулай ук концертлар вакытында ялгыз гына чыгыш ясавы да һәрвакыт тамашачыларның көчле алкышларына күмелә.
Альмира Хөббәтуллина өч бала әнисе. Аңа һәрвакыт эштә, репетицияләрдә булырга, чыгыш ясарга туры килә. Гаиләсендә аны һәрчак аңлап торган тормыш иптәше, балалары илһам биреп тора. Чөнки аңа эше буенча чит төбәкләрдә дә еш булырга туры килә, бәйгеләрдә катнашып алдынгы урыннар яулый.
Альмира Хөббәтуллина хакында тулырак Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.
Фото: Индира Сәйфуллина һәм шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев