Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы мөхтәсибәте һәм мөселманнары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

Казан шәһәрендә, республиканың барлык мөхтәсибәтләре катнашында, махсус хәрби операциядәге солдатларга, аларның якыннарына, яралыларга госпитальләрдә ярдәм итү, гуманитар йөкләр җыю буенча отчёт җыелышы оештырылды. Чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте игълан иткән “Каһарманнар елы” һәм Россиядә, Татарстанда Ватанны саклаучылар елына йомгак буларак үтте. Анда, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов җитәкчелегендә, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан Гөлсорур Гафурова һәм Фәннур Шәмсетдинов, махсус хәрби операция ветераны Эльвир Карипов – дүрт кешелек Баулы делегациясе дә катнашты.

Әнвәр Хәмитов сөйләвенчә, кунакларны “Каһарманнарга мөселманнардан” дип исемләнгән күргәзмә каршы алган. Биредә Татарстан мөфтиятенең һәм мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә керткән эшләре чагылыш тапкан.

Яраланган сугышчыларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә, Казан госпитальләрендә рухи терәк бирелә, барлык мөхтәсибәтләрдә сугышчылар һәм аларның якыннары хөрмәтенә ашлар уздырыла, догалар кылына, матди ярдәм күрсәтелә. Әлеге изге һәм кирәкле гамәлгә Баулы халкы да кулыннан килгәнчә ярдәм итте.

– Республикабызның башка районнары кебек үк, Баулы районыннан да һәрбер мәхәлләдән имамнарыбыз акчалата ярдәм итеп торды. Ул җыелып барды һәм “Зәкят” фондына күчерелде, – дип сөйләде Баулы имам- мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Шулай ук махсус хәрби операция зонасында кирәк булган әйберләрне сугышчыларның теләге буенча булдырырга тырыштык. Анда квадрокоптерлар, мобиль мәчет тә, акчалата ярдәм дә булды. Шәһәр һәм авыл мәчетләрендә токмач кисү, чәйләр ясау, оекбашлар бәйләү буенча өмәләр оештырылды. Мәчетләрдә, шәһәребезнең “Гали” мәчетендә гуманитар ярдәм җыю пунктлары оештырдык. Квартал саен кирәк-яраклар җибәреп тордык. “Өмет” мәчетеннән госпитальдә ятучы яраланган солдатларыбызга ярдәм оештырдык.

Казанда узган чара барышында, Баулы районы мөселманнарына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәхмәт хаты тапшырды. Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле Баулы районы мөселманнары! Газиз милләттәшләр! Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче дин кардәшләребезгә ярдәм итүдә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтенә хезмәттәшлек күрсәтүегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм! Ватаныбыз саклаучыларына ышанычлы терәк булып һәм һәрдаим гуманитар йөкләр озатып, Сез аларның рухи ныклыгын көчәйтәсез һәм тиздән Җиңү килүенә ышанычларын арттырасыз. Раббыбыз Ватаныбыз хакына куйган тырышлыкларыгызны кабул итсен, алар өчен ике дөньяда әҗер-саваплар белән бүләкләсен һәм тормыш юлында сезгә дә үзегез кебек үк мәрхәмәтле кешеләр очратсын!”

Шулай ук Әнвәр Хәмитовка хәрби часть командиры тарафыннан шәхсән Рәхмәт хаты да тапшырылды. Анда: “Командование сезгә шәхси состав исеменнән, битараф булмаганыгыз һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәткәнегез өчен тирән рәхмәт белдерә. Сезнең сизгер мөнәсәбәтегез һәр Ватанны саклаучыга уңай йогынты ясый, сугышчан рухны күтәрүгә ярдәм итә һәм җиңүгә ышанычны ныгыта”, – дип язылган.

Тантана Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлеге белән оештырылды.

Фото: Әнвәр Хәмитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев